Татарстанның инвестицион потенциалы Бахрейн эшлекле даирәләренә тәкъдим ителде

2015 елның 23 октябре, җомга

Сочи шәһәрендә Бахрейн ССП президенты Хәлид А. Аль-Моайед һәм Внешэкономбанк рәисе Владимир Дмитриев рәислеге астында Россия-Бахрейн һәм Бахрейн-Россия Эшлекле советлары бердәм утырышы узды.
Чарада 30 дан артык банк һәм компанияләр топ-менеджерлары һәм вәкилләре, алар арасында югары технологияле өлкәләр вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте. Моннан башка республика делегациясеннән Татарстан экспорт корпорациясе һәм Ак барс банкы вәкилләре чыгыш ясадылар.  Бахрейн эшлекле даирәләре республиканың икътисади, экспорт һәм финанс мөмкинлекләре, сәламәтлек саклау, инновацияләр, информацион технологияләр, авыл хуҗалыгы, шулай ук ислам финанслары өлкәсендә перспектив проектлары белән таныштылар.
Утырыш нәтиҗәсендә Россия Федерациясенең Бахрейн Корольлегенә 2015 елның декабрендә визит оештыру, шулай ук Бахрейн бизнес һәм ССП вәкилләренең Казанда 2016 елда үтәчәк KazanSummit та катнашу турында килештеләр.
Белешмә
Внешэкономбанк Россия-Бахрейн Эшлекле советын 2007 елдан җитәкли. Бу вакыт эчендә Россия һәм Бахрейн эшлекле советларның 8 утырышы һәм рәисләренең 5 очрашуы узды, алар барышында яклар илләрнең бизнес җәмгыятьләре арасында мөнәсәбәтләрнең перспектив үсеше, үзара табышлы хезмәттәшлек юнәлешләре  турында сөйләштеләр. 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International