ТР ИҮАда ЮТМ Мәскәү-Казан төзелешен регулирлаучы канун буенча фикер алышачаклар

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

ТР ИҮАда ЮТМ Мәскәү-Казан төзелешен регулирлаучы канун буенча фикер алышачаклар

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында ДХП (дәүләт-хосусый партнерлык) өлкәсен тәртипка салуга багышланган идарәара киңәшмә узды.

2016 елның 1 июленә кадәр региональ норматив хокук актларын Россия Федерациясенең субъектларына “Россия Федерациясендә дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым кануннарга үзгәртүләрне кертү турында” 2015 елның 13 июленнән №224 Федераль канунына туры китерергә кирәк.

Әлеге өлкәне җентекләр тәртипкә китерүче акт һәм кайбер белгечләрнең шул региональ актларга үзгәртүләрне кертүнең кирәклеге булмау фикерләренә карамастан киңәшмәдә катнашучылар Татарстанга региональ канунны сакларга, шул ук вакытта үзгәртүләр кертергә (яңа редакциядә кабул итергә) кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

“ДШП турында эшли торган республика кануны килешүләргә, шулай ук социаль өлкәсендә максатлар, приоритетлар, формалар һәм таләпләр формалаштылар. Шуның өчен инде башланган проектларның тормышка ашыруны тәртипкә салучы әлеге актны эшләүдән туктату максатчан түгел дип уйлыйбыз”, - дип төп доклад һәм презентация белән чыгыш ясаган ТР ИҮА ДХП үсеше бүлеге башлыгы Сергей Головин билгеләде.

Әлеге тезисны Татарстан парламенты вәкилләре хупладылар: региональ норматив-хокук акты барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне тәртипкә сала.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча Татарстан Республикасының Дәүләт Советы комитеты рәисенең урынбасары Марат Галеев билгеләгәнчә, Татарстан РеспубликасыныңДХП турында канунының кагыйдәләре күбесенчә федераль канунда исәпкә алынды.

“Безнең канун турында федераль парламентта тыңлаулар барышында актив сөйләнде”, - дип Комитет башлыгы урынбасары билгеләде.

ЮТМ Мәскәү-Казан кебек дөнья масштабтагы проект күбесенчә федераль кануны нигезендә тормышка ашырылачак, шулай киң хокук куллану тәҗрибәсе формалашачак дип Марат Галеев ассызыклады. Сергей Головин шулай ук алдагы вакытта канун кагыйдәләре актлары системасын бөтеняклы эшләп чыгаруга көч юнәлтерергә тәкъдим итте.

ТР ИҮА җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев билгеләгәнчә, дәүләт органнары вәкилләре көннең төп мәсьәләләре буенча бердәм нәтиҗәләргә килделәр, идарәара консультацияләр форматы алдагы вакытта да кулланылачак. Искә төшерик, ТР ИҮА ДХП өлкәсендә инвестицион эшчәнлек үсеше белән идарә итү функцияләрен башкара, ә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина – Татарстан Республикасыннан ДХП халыкара стандартларын уйлап табу һәм алга таба мавыктыру буенча җаваплы шәхес.

Чарада шулай ук ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасының Президенты карамагындагы Эшмәкәрләр хокукларын саклау буенча Вәкиле эшчәнлеген тәэмин итү буенча бүлеге вәкилләре катнаштылар.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International