Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген Мәскәүдә үтүче “Эшлекле Инициативалар форумы: Исраил-Россия 2015”да Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте. Чара Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Исраил (хөкүмәтара) комиссиясенең 12-нче утырышына багышланды.
Сәламләү сүзе белән катнашучыларга Исраил-Россия эшлекле советы рәисе Теймураз Хихинашвили (Бен Йегуда), Россия-Исраил эшлекле советы рәисе Сергей Улин һәм башкалар мөрәҗәгать иттеләр.
Чараны оештыручылар – Россиядәге Исраил Дәүләтенең Илчелеге ярдәмендә Исраил-Россия эшлекле советы билгеләгәнчә, форумның төп мәсьәләләре Исраил-Россия эшлекле советы һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы арасында алдагы хезмәттәшлек проектлары буенча фикер алышу, эшлекле хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итүче компанияләр арасында туры партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру, шулай ук бердәм бизнесларны булдыруның перспективасын аңлау” булып тора.
Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясе: халыкларның уртак яклары, “үсеш нокталары” һәм могҗизалар
Катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Талия Миңнуллина, мәсәлән, түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Исраил һәм илнең эшлекле даирәләр һәм диаспораларда икътисадның төрле секторларга инвестицияләүнең зур югары технологияле потенциалы бар. Татарстан, үз чиратында, Россиядә инвестицион климат буенча регион-лидер булып тора, аның үшулай ук югары технологияле проектларны тормышка ашыру өчен сеш алган инвестицион инфраструктурасы бар”. ТР ИҮА җитәкчесе шулай ук “Иннополис”, “Алабуга” махсус икътисади зоналары, төзелүче Зөя мультимодаль логистика үзәге һәм башка “үсеш нокталары”, Татарстанда дөнья брендларының уңышлы тәҗрибәләре, капитал кертү өчен перспектив өлкәләре турында җентекләп сөйләде.
Талия Миңнуллина ассызыклаганча, Татарстандагы яһүдләр общинасы 9 мең кешедән тора, ә Президент Рөстәм Миңнеханов аның вәкилләре белән регуляр очрашулар үткәрә. “Баш раввинның күптән түгел генә сигезенче бала туды. Димәк, Татарстанда яшәргә бик уңайлы”, - дип спикер әйтте. Шулай ук ТР Хөкүмәт әгъзасы Исраил һәм Татарстан халкының уртак яклары турында сөйләде: “Бу хәйләкәрлек һәм акыллылык. Икенче мисал – гаилә әһәмиятлеге. Моңа зур мәгънә бирелә”.
ТР ИҮА җитәкчесе катнашучыларга финанс өлкәсендә могҗизаның мәгънәсе турында мәсәл искә төшерде:
“Бер яһүд мәктәбендә дәрес вакытында укытучы хикәя сөйли: “Бер динле яһүдтә хатыны үлгән, әмма имчәк баласы калган. Шунда ул Алладан ярдәм сорады. Алла аның күкрәген сөт белән тутырды, шулай ул баласына сөт бирә алды”.
Шундаа бер кызыксынучан укучы сорый: “Укытучы, нигә шундый авырлыклар? Нигә Алла сөт анасын яллау өчен генә аңа акча бирмәде?”
Укытучы җавап бирде: “Могҗиза ясый алганда, нигә акча тотарга?”
“Татарстан – могҗизалы урын. Шулай ук чөнки сезнең хәйләкәрлек һәм акыллылык белән акча тотмаска, ә аларны арттырырга мөмкин булуга. Моның өчен Татарстанга килергә кирәк, һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Сезгә ярдәм итәчәк”, - дип Талия Миңнуллина нәтиҗә ясады.
Инвестицион проектлар һәм Хөкүмәтара комиссиясенең карарлары
Исраил һәм Россия делегацияләренә тормышка ашырылучы һәм потенциаль инвестицион проектлар презентацияләрен тәкъдим иттеләр.
Шулай, Исраил һәм Россия эшлекле даирәләр вәкилләре транспорт инфраструктурасы, нефтехимия, энергетика, авыл хуҗалыгы технологияләре, кыйммәтле ташлар җитештерү, кунакханә бизнесы, медицина һәм башка өлкәләрдә инвестицион проектлар презентациясен үткәрделәр.
Чара нәтиҗәсендә Исраил-Россия эшлекле советы Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Исраил (хөкүмәтара) комиссиясенең карарлар проектларын әзерләчәк, шулай ук Россиядә Исраил эшлекле даирәләре һәм Исраилдә Россия эшлекле даирәләренең бизнес алып бару шартларының үсеш перспективалары буенча сөйләшүләр өчен әлеге проектларны тәкъдим итәчәк.
Белешмә
Форумның максаты “Исраил Дәүләте һәм Россия арасында сәүдә-икътисади элемтәләрен киңәйтү, Исраил инновацияләре тәҗрибәсен куллану, перспектив хезмәттәшлек юнәлешләрен табу, Россия эшлекле даирәләре һәм хакимият органнары һәм Исраил компанияләре арасында диалог урнаштыру” булып тора.
Исраил-Россия эшлекле советы 2010 елда барлыкка килде, ул Исраил Дәүләте һәм Россия компанияләре һәм оешмалары арасында хезмәттәшлекнең уңай шартлары һәм туры эшлекле контактларны урнаштыру максаты булган мөһим сәяси булмаган җәмгыяви оешма булып тора.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте