Талия Миңнуллина Иерусалим эшләре һәм Абсорбция һәм Исраил Дәүләтенең диаспоры министры Зеэв Элькин белән очрашты

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Мәскәүдә Иерусалим эшләре һәм Абсорбция (яңа гражданнарның яһүдләр җәмгыятенә кертү) һәм Исраил Дәүләтенең диаспоры министры Зеэв Элькин белән очрашты.
Очрашу барышында Исраилнең Евразия икътисади берләшмәсе (ЕИБ) белән ачык сәүдә зонасын булдыру аспектында Татарстан һәм Исраилнең хезмәттәшлек мөмкинлекләре каралды.
Россия-Исраил хөкүмәтара комиссиясенең бер рәисе булган Зеэв Элькин Мәскәүгә визит барышында Исраилнең Евразия икътисади берләшмәсе (ЕИБ) белән ачык сәүдә зонасын булдырырга планлаштыра дип белдерде: аның турында сөйләшүләр 2016 елның башында башланачак. Сөйләшүләрне башлап җибәрү турында Бурабайда (Казакъстан) 16 октябрьдә үткән ЕИБ саммитында карар ителде.
Көннең беренче яртысында министр Россиянең чит ил эшләре министры Сергей Лавров һәм Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе (тышкы сәяси эшләр буенча) Юрий Ушаков белән очрашты.
Талия Миңнуллина белән очрашу азагында Зеэв Элькин Татарстан яшь квалификацияле кадрлар әзерли ала һәм шул тәҗрибәне Исраилдә кулланырга планлаштырыла дип билгеләде.
“Татарстан Россия-Исраил мөнәсәбәтләре кысаларында Исраил белән бөтеняклы аралашуны киңәйтәчәк. Евразия икътисади берләшмәсенең (ЕИБ) ачык сәүдә зонасын булдыру турында килешү барлыкка килсә Исраил һәм Татарстан арасында икътисади аралашу яңа дәрәҗәгә чыгачак”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе ассызыклады. Искә төшерик, бүген иртән Талия Миңнуллина Мәскәүдә үтүче “Эшлекле Инициативалар Форумы: Исраил-Россия 2015”да Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте.

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International