Татарстанда хезмәткә түләүнең минималь күләме билгеләнде

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 2015 елның 2 октябреннән Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы 133.1 ст. нигезендә ТР профсоюз Федерациясе, ТР эш бирүчеләр берләшмәсенең Координацион советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында хезмәткә түләүнең минималь күләме турында килешү булдырылды.

Татарстан Республикасының икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында  хезмәткә түләүнең минималь күләме айга 7309 сум күләмендә билгеләнә.

Моның белән бәйләнештә Килешүнең 1 һәм 5 статьяларына туры килеп Татарстан Республикасының территориясендә эшләүче һәм оешмалар - юридик шәхес яисә Татарстан Республикасының территориясендә юридик шәхес булмаган индивидуаль эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрдә торучы икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең айлык хезмәт түләве (аңа компенсацион һәм стимуллаштыру түләүләре керә), хезмәткәр тулысынча эш вакытын эшләсә һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазифалары) башкарса, 2 октябрьдән 7309 сумнан да кечерәк була алмый.

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль оешмаларның хезмәткәрләре өчен хезмәткә түләүнең минималь күләме “Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында” Федераль канунына туры килеп билгеләнә (2015 елның 1 гыйнвареннән айга 5965 сум).

Килешүнең тексты “Татарстан Республикасы” гәзитендә 09.10.2015 һәм “Ватаным Татарстан” гәзитендә 10.10.2015 басылды.

Хезмәткә түләүнең минималь күләмен түләү буенча дәүләт гарантияләрен тәэмин итү өлкәсендә хезмәт канунчылыгын бозган эшкә алучылар (Килешүгә туры килеп 02.10.2015 башлап Татарстан Республикасының бюджеттан тыш секторы өчен айга 7309 сумнан да ким түгел, 01.01.2015 башлап Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль оешмаларның хезмәткәрләре өчен айга 5965 сум ким түгел) РФ административ җинаятьләр турында Кодексының ст.5.27 туры килеп административ җаваплылык алып барачаклар.

 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән информацион  хезмәттәшлек кысаларында

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International