Kiekert, Daimler һәм “киләчәк Эйнштейннар”: Талия Миңнуллина VII Россия-Германия яшь лидерлар конференциясенең пленар сессиясендә чыгыш ясады

2015 елның 30 октябре, җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина VII Россия-Германия яшь лидерлар конференциясенең пленар сессиясендә чыгыш ясады.
Абруйлы чара 2009 елдан үтә һәм ике ил яшьләренең ачык диалог үсеше платформасы булып тора. Монда Россия-Герман мөнәсәбәтләр, алар арасында икътисади мөнәсәбәтләрнең төп мәсьәләләре буенча сөйләшәләр. Конференциядә 25-40 яшьтәге 280 яшь эшлеклеләр җыелды. Татарстан башкаласына кадәр форум Берлин, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мюнхенда узды.
Талия Миңнуллина үз чыгышы барышында икътисади хезмәттәшлекнең генә түгел, әмма Көнбатыш Европа иленең мәдәни мирасы мөһимлеген ассызыклады. Германия дөньяга Эйнштейн, Ницше һәм Кант, Бах, Гримм бертуганнарын тудырды, киләчәк Эйнштейннар бу залда утыралар”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе билгеләде.
Докладның төп темасы, әлбәттә, икътисади тематика булды. “2014 ел нәтиҗәләре буенча Германия Татарстан белән товар әйләнеше буенча беренче өчлеккә керә. Татарстанга инвестицияләргә табышлы, шуның өчен ФГР Татарстанда инвестицияләр буенча лидер була ала, аеруча Германиядән Kiekert  һәм Daimler  кебек шундый дөнья брендлары безнең республикада үз проектларын уңыш белән тормышка ашыралар”, - дип Татарстан Хөкүмәте әгъзасы әйтте.
29-31 октябрьдә үтүче конференция программасында - тематик эшлекле группалар эше, алар арасында энергетика-2015 һәм энергетик секторында үзгәрешләр тенденцияләре, Бердәм Европа икътисади тирәлекнең перспективалары һәм мөмкинлекләре, иске һәм яңа икътисадлар кисешүе, медиа өлкәсенең прфессиональлеге, ЕБ-Россия энергия партнерлыгы, социаль тәэсир һәм тотрыклы үсеш двигателе буларак иганәчелек, шулай ук Россия-Германия мөнәсәбәтләр үсешенең перспективалары. Казанда булганда делегатлар берничә иртәнге аш үткәрәләр, Татарстанның күренекле фәнни һәм техник урыннарын карыйлар, шулай ук республиканың тарихы һәм мәдәнияте белән танышалар.
Россия-Германия яшь лидерлар конференциясенең рәисе Кристоф фон Ольденбург герцогы булып тора, попечительләр советына отставкадагы Берлин сенатының президенты Райнхард Фюрер, элекке Германия икътисад федераль министры Михаэль Глос, РФА Икътисад институты директоры Руслан Гринберг, Porsche AG бизнес һәм сәясәт буенча Баш киңәшчесе Герхард Шефер, шулай ук абруйлы Россия һәм Германия университетлары ректорлары керә.
Конференция кунаклары һәм спикерлары арасында алда баручы Германия журналисты Хуберт Зайпель, РФ конституцион канунчылык һәм дәүләт төзелеше буенча Дәүләт думасы комитетының рәисе Виктор Плигин, Бундестаг парламентының әгъзалары Тобиас Йозеф Цех һәм Волф-Рутхарт Борн, РФ Дәүләт думасы депутаты Роберт Шлегель, отставкадагы ФГР юстиция министры Сабина Лойтхойссер-Шнарренбергер, ФГР Чит ил эшләре министрлыгының Европа юнәлеше буенча дәүләт секретаре Герхард Пфайфер булдылар.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International