2015 елның ноябрендә Икътисад үсеше министры урынбасары Александр Цыбульской рәислеге астында Россия Икътисад үсеше министрлыгынында сәнәгый-җитештерү махсус икътисади зоналар буенча белгечләр советы утырышы үтте.
Утырышта “Алабуга” МИЗ 3 яңа компанияләр-резидентлар расланды. Проектларга белдерелгән инвестицияләр гомуми күләме 11,5 млрд сум тәшкил итте.
“Каматех" ҖЧҖ компаниясенең инвестицион проекты буенча малеин ангидрид – эпоксид сумалаларын җитештерү өчен чимал җитештерү буенча завод төзелеше карала. “Алабуга” махсус икътисади зона территориясендә сыек формада һәм гранулалар рәвештә малеин ангидридны җитештерүнең планлаштырылган күләме елга 40 мең тонн тәшкил итәчәк. Алдагы вакытта проект кысаларында җитештерү күәте елга 60 мең тоннага җитүе карала. Хезмәткәрләрнең планлаштырылган саны – 157 кешедән артык. Җитештерүне башлап җибәрүнең планлаштырылган вакыты – 2018 елның икенче кварталы.
“Татарстан шампиньоннары” гөмбә компаниясе” ҖЧҖ елга 5600 тонн күәте булган шампиньоннарны җитештерү буенча фабриканы башлап җибәрергә планлаштыра. 144 эш урыны булдырылачак. Җитештерүне башлап җибәрү вакыты – 2017 ел.
"АйДжиЭс Агро" ҖЧҖ компаниясенең инвестицион проекты компостны җитештерү һәм шампиньоннарны үстерү буенча завод төзелешен күз алдында тота. Гөмбәләрне үстерүнең планлаштырылган күләме елга 3600 тонн тәшкил итәчәк. Хехмәткәрләрнең планлаштырылган саны – 165 кеше. Җитештерүне башлап җибәрү вакыты – 2017 ел.
Шулай ук Күзәтүче совет утырышында кече механизация чараларының җитештерүче продукция исемлеген өстәү максаты белән “ИНТЕРСКОЛ” АҖ сәнәгый-җитештерү эшчәнлеген алып бару турында килешүгә үзгәртүләрне кертү каралды. Бу “ИНТЕРСКОЛ-Алабуга” заводында электр инструментлардан башка эретеп ябыштыру аппаратлары, компрессорларны чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Проектка инвестицияләр күләмен арттыру 512 млн. сум тәшкил итәчәк. Эш урыннарын 150 кешегә арттырырга планлаштырыла.
Утырышта компанияләрнең Липецк өлкәсе (“Липецк” МИЗ), Әстерхан әлкәсе (“Лотос” МИЗ), Свердловск өлкәсе (“Титан үзәне” МИЗ), Псков өлкәсе (“Моглино” МИЗ) һәм Мәскәү өлкәсендә (“Дубна” МИЗ) эшчәнлек алып бару турында гаризалар каралды.
Җитештерүнең төрле өлкәләрендә эшләүче компанияләрнең инвестицияләр күләме инвесторларның Россиядәге махсус икътисади зоналарына үсүче кызыксынуын күрсәтә дип Россия Икътисад үсеше министрлыгының пресс-релизында билгеләнә.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте (РФ ИҮМ һәм “Алабуга” МИЗ матбугат хезмәтләре материаллары кулланылды)