2014 елда Татарстан Республикасында агач эшкәртү заводын башлап җибәргән KASTAMONU компаниясе МДФ/ХДФ плитәләре һәм ламинат идән капламаларын җитештерүен үстерегә дәвам итә.
Заводта ел башыннан 8 млн кв. м ламинат чыгарылды. 2016 елга планнарында елга 20 млн кв. м ламинат идән каплмаларын чыгаруга җитү дип компания мабугат хезмәте билгели.
KASTAMONU продукциясе Россия һәм чит ил базарларына ориентлашкан.
“Алабуга” МИЗда компаниясенең эшханәсендә җитештерелгән 75% ламинаты Россиядә сатыла. 25% Урта Азия, Балтыйк буе, Кавказ арты илләре, Кытай, Төркия, Беларусҗ Республикасы һәм Молдавиягә эскпортка юнәлә. KASTAMONU ламинаты (“Floorpan” сәүдә маркасы) сатулар географиясе туктаусыз киңәя. Моңа үсеш алган транспорт һәм логистика инфраструктурасы белән җитештерүнең уңай географик урыны ярдәм итә.
“Без план буенча Россиядәге заводта продукцияне чыгару темпын үстерәбез һәм сатулар географиясен киңәйтәбез. Россия ламинат базары күләме кимүгә карамастан, бүген Россиядә урнаштыркан җитештерүчеләр өчен шактый яхшы хәл килеп чыкты. Европа һәм Кытайдан китереп торучылар хак/сыйфат нисбәтендә конкурентлыкны чыдамый башлыйлар һәм базар әкренләп урынлы җитештерүчегә юнәлде. Бу Россия ламинат базарында уңышлы импорт алмашу мисалы булып тора дип әйтергә була”, - дип KASTAMONU вице-президенты Онур Гювен ассызыклый.
KASTAMONU эшханәсендә 2 ламинатлаштыру линиясе гамәлгә кертелгән, аларның һәрберсе сәгатьткә 540 плитә җитештерә ала. Анда 31,32 һәм 33 класс коллекцияләре җитештерелә. Артикулларның (декорлар) барлык саны – 50 дән артык.
“Активлары күп, югары технологияләр һәм социаль җаваплылык булган Төркия бизнесы Татарстан өчен стратегик мөһим булып тора, республика икътисадына туры чит ил инвестицияләренең дүрттән бер өлеше – Төркия компанияләренең капиталы. Әлеге нәтиҗә – KASTAMONU компаниясенең дә күрсәтелгән хезмәте, ул башкалар өчен мисал, республикада иң зур инвесторларның берсе булып тора.
“Алабуга” МИЗ компаниясенә $350 млн инвестицияләнде, ә 2016 елда заводның икенче чиратын гамәлгә кертүдән соң инвестицияләрнең барлык күләме якынча $600 млн тәшкил итәчәк”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, “Алабуга” МИЗ Директорлар советы әгъзасы Талия Миңнуллина билгели.
Элек шулай ук “Алабуга” МИЗда МДФ/ХДФ плитәләрен җитештерү буенча заводның икенче чиратын төзү барышында KASTAMONU компаниясе нанофильтрлау уникаль системасын куллану белән агып җыела торган суларны чистартучы яңа буынлы чистарту корылмаларын башлап җибәрде, бу эшханәнең тирәлеккә тәэсирен минимумга китерергә мөмкинлек бирә.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте