Хельсинки шәһәрендә ТР ИҮА һәм Finpro арасында килешүгә кул куелды

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Бүген Хельсинки шәһәрендә Финляндиядәге Россия Сәүдә вәкиллегендә үткән Финляндия-Татарстан эшлекле форумында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Finpro арасында үзара аңлашу турында Меморандумга кул куелды.

FinPro  – Финляндия кече һәм урта бизнесның халыкара дәрәҗәгә чыгуга ярдәм итү, инвестицияләрне җәлеп итү һәм туризм үсешендә махсуслашкан оешма. Оешмада 44 илдә урнашкан 64 офиста 200 белгеч эшли, аңа 400 дән артык компанияләр вәкилләре керә.
Кул кую церемониясе алдыннан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Финляндия Республикасының эшлекле даирәләренә Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте.
“Финләндиядә, Татарстанда кебек үк экспорт һәм сыйфатка ориентлашкан үсеш алган сәнәгать бар. Бу хезмәттәшлек һәм кооперация өчен яңа мөмкинлекләр. Суоми илен очраклы түгел Россия һәм Балтыйк икътисадларына капкалар, ә Татарстанны Россиянең Көнчыгыш капкалары һәм Евразия үзәге дип атыйлар”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Финляндия кече югары үсеш алган индустриаль илләр санына керә, 2013 елда Бөтендөнья Икътисади форумының еллык рейтингында ул конкурентка чыдамлык буенча өченче урында булды (Швейцария һәм Сингапурдан калып), ә 2014 елда – дүртенче. Социаль үсеш индексының халыкара рейтингында (Social Progress Index) 2015 елда Финляндия җиденче урынны алды, әлеге күрсәткеч 2014 елга караганга яхшырак булды.
Шулай ук Форум кысаларында Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгый палатасы һәм Финляндия-Россия сәүдә палатасы арасында килешү, “ИТ-парк” һәм “Аалто” Университетының Эшмәкәрлек һәм инновацион бизнеска ярдәм күрсәтү үзәге арасында килешүгә кул куелды.
Татарстан делегациясенең әгъзалары “Эврика” (Heureca) Мәгариф һәм технологияләр үзәге, Tekes Финляндиянең инновацияләр буенча агентлыгы эше белән таныштылар.

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International