20 ноябрьдә Икътисад, идарә итү һәм хокук институтында (ИИХИ) (Казан шәһәре) “Коррупциягә каршы тору диалектикасы” халыкара катнашуы белән V Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе узды. Әлеге форум инде биш ел рәттән коррупция белән бәйләнгән проблемалар буенча фикер алышу өчен мәйдан булып тора.
Конференция эшендә 300 дән артык алда баручы Россия, АКШ, Кытай, Һиндстан фәнни һәм мәгариф үзәкләре, федераль һәм региональ министрлыклар һәм идарәлекләр, хокук саклаучы органнар, муниципаль оешмалар, җәмгыяви һәм дини берләшмәләр вәкилләре катнаша дип ИИХИ хәбәрендә билгеләнә. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәрләре катнаштылар. ТР ИҮА 2015 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең рейтинглы бәяләүгә килешеп Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы 3нче урынны алды. ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләгәнчә, әлеге социаль мөһим эшкә алдагы вакытта да зур игътибар биреләчәк, ТР ИҮА җитәкчесе карамагындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе эше активлашак.
Социологик тикшеренүләр буенча Россиядә коррупция дәрәҗәсе төшә. Татарстан Республикасының Президент Аппараты җитәкчесе Асгат Сафаров үз чыгышында ассызыклаганча, Татарстан Республикасында соңгы елларда коррупция белән очрашкан гражданнаар саны ике тапкырга кимеде: 2009 елда коррупция хәленә һәр бишенче эләкте, 2015 елда – һәр унынчы.
Татарстан Республикасында кайбер системалы чаралар башкарыла – бу дәүләт идарәсе ачыклыгы, республика хезмәткәрләре һәм яшәүчеләренең грамоталылыгын һәм хокук белүен арттыру. Эшне координацияләү максатында бөтен муниципаль районнарда район башлыкларының коррупция белән көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмче урыннары барлыкка килде.
Коррупция хәлләре санын кимүенә халыкның хакимият органнары белән электрон мәгълүмати аралашу һәм хезмәт алуы ярдәм итте: бүгенге көнгә әлеге система аша 229 сервис алырга мөмкин, 10 ай эчендә 45 млн хезмәт күрсәтелде. Мәсәлән, электрон язу аркасында балалар бакчасына өч яшьтән олырак балаларның чираты бетерелде.
Коррупция белән көрәшнең уңышлары күренә, әмма зур борылыш әле юк. Коррупция терроризм, экологик хәтәрләр белән бер рәттә тора, аңа характеристика биргәндә “куркыныч” термины куллану очраклы түгел, бу абстрактлы төшенчә түгел, ул һәрберсенә карый, дип Россия Федерациясе Президентының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча Идарә рәисе урынбасары Валентин Михайлов үз чыгышында ассызыклады. Ул җәмгыятьтә коррупциягә түземсезлек әле формалашмаган, хәтта күбесе аны норма һәм күп мәсьәләр чишү өчен инструмент рәвештә булуын уйлыйлар дип билгеләде.
Конференциядә коррупция проблемасы хокук, психология, социология һәм башка өлкәләр белгечләре белән каралды.
Форумны алып баручы – ИИХИ беренче проректоры профессор Игорь Бикеев дисциплинааралык әлеге конференцинең үзенчәлеге булып тору турында әйтте.
Катнашучылар шулай ук коррупциягә каршы торуның халыкара, милли һәм региональ тәҗрибәсе, РФ субъектларында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча бүлекләр эшчәнлегенең хокук һәм оештыру мәсьәләләре, коррупциягә каршы торуны хокукый регулирлаштыруның кимчелекләре турында сөйләштеләр, коррупция хәлләрен һәм кызыксынулар конфликтларын кисәтү һәм регулирлаштыру мәсъәләләрен карадылар.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте ( ИИХИ материаллары буенча)