РФ Хөкүмәте карамагындагы Аналитик үзәктә 20 ноябрьдә REIF Россия экспорт-инвестицион форумы үтте. Форумны Тышкы сәүдә үсеше һәм халыкара икътисади мөнәсәбәтләр буенча советы оештырды.
Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Инсаф Галиев һәм ТР ИҮА хезмәткәрләре катнаштылар. Форум Россия һәм чит ил мөмкин булган бизнес-партнерларның очрашулар, халыкара базарга товарлаар экспортын киңәйтү механизмы һәм перспективалары буенча фикер алышу һәм ил һәм регионнар икътисадына инвестицияләрне җәлеп итү өчен мәйданга әйләнде.
Чара “Азия тренды: Инвестицион хезмәттәшлек һәм тышкы сәүдә эшчәнлек үсеше перспективалары” темасына пленар утырыш белән ачылды. Утырышта Кытай, Малайзия, Тайланд, Россия Федерациясенең икътисади үсеш министрлыгы, РФ Ерак Көнчыгыш үсеше буенча министрлыгы, Евразия икътисади комиссиясе эшлекле даирәләре чыгыш ясадылар.
“Россия регионнарының инвестицион потенциалы” түгәрәк өстәле кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләре тәкъдим ителде.
Моннан башка ТР ИҮА хезмәткәрләре мөмкин булган инвесторлар белән очрашулар уздырды һәм “Альтернатив базарлар: инвестицияләрне ничек җәлеп итергә?” тематик секциясе, “Сәүдә үсешен оештыру: үсеш өчен хезмәттзәшлек” йомгаклау утырышында катнаштылар, шунда Чили, Эквадор, Бразилия, Төркия, Франция, Мексика вәкилләре дә чыгыш ясадылар.
Форумда алдагы хезмәттәшлек өчен фикерләр һәм контактлар белән алмашу өчен яхшы атмосфера булдырылды дип билгелиләр чарада катнашучылар.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте