Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Инвестицион проектлар экспертизалау бүлегенең башлыгы Дмитрий Алексеев “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсында җиңде. 24.11.2015 нән № 680 боерыкнамәсенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Президент акты буенча Дмитрий Алексеевка “Тармакара идарә итү” номинациясендә “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” дипломын бирделәр.
Аппаратлы киңәшмәдә бүлек башлыгын Агентлык коллективы котлады.
“Миңа җитәкче буларак һәр хезмәткәр иң яхшы булып тора. Һәрберсе үз өлкәсендә иң яхшы. Һәрберсе үзенчә ачыла, һәм мин Дмитрий Алексеевның тәҗрибәсен һәм квалификациясен абруйлы конкурста югары бәяләү өчен шат. Аның ярдәмендә ул өстәмә мотивация алачак, үз көченә ышануын ныгытачак, яңа дәрәҗәләр ирешәчәк дип ышанам.
Бүген дөньяда иң кыйммәтле ресурс – кеше. XXI гасырңда мәгариф, фән, кадрлар әзерләүгә инвестицияләүче илләр һәм регионнар уңышка ирешәләр. Без моны аңлыйбыз һәм башкарабыз”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
Җаваплы сүздә Дмитрий Алексеев ТР ИҮА җитәкчесен аңа ышанган өчен, коллективны – ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтләде.
Республика конкурсы 2014 елның 16 маеннан расланган Татарстан Республикасы Президенты Указы № УП-479 “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре” Республика конкурсы турында” Кагыйдәсенә туры килеп үткәрелә.
Беренче турда конкурс комиссиясе катнашучыларны бирелгән документлар нигезендә бәяли; аларның профессиональ һәм шәхси сыйфатларын бәяли (индивидуаль сөйләшүләр, тестлар һәм башка конкурс биремнәрен үткәрә). Икенче турда 36 финалист аерым тематика буенча конкурслы эш әзерләделәр һәм аны якладылар. Конкурста һәр конкурс группасы номинациясендә иң күп балл җыйган катнашучы җиңүче дип таныла.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте