РФ ФК Дәүләт Думасында инвестицияләр буенча Совет кысаларында депутатлар, федераль башкарма хакимият органнары, банк берләшмәсе вәкилләре, сәнәгый оешмалар, җәмәгый структуралары җитәкчеләре, фәнни-икътисадчылар сәнәгатькә ярдәм итүнең канун аспектлары турында сөйләштеләр. Чараны 2015 елның 30 ноябрендә Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин үткәрде.
“Кануннар чыгаручыларның бурычы – Россия оешмларына план буенча ярдәм күрсәтү, яңа күәтләрне кертүче һәм яңартучы, сыйфатлы продукцияне чыгаручыларга ярдәм итү. Җитештерүгә инвестицияләр өчен дәлилләнмәгән чикләмәләр кую булырга тиеш түгел. Без хосусый бизнес судларның гаделлеге һәм квалификациясендә шикләнмәс өчен һәм процессуаль хокукый һәм материаль нормаларның уңайлыгы һәм ышанычлылыгын күрсен өчен милли юрисдикция сыйфатын күтәрергә тиеш”, - дип Дәүләт Думасы рәисе ассызыклады.
Аның сүзләре буенча, салым һәм таможня-тариф регулирлаштыруның өстәмә чаралары, дәүләт-хосусый партнерлык институты, кулланучылар кооперациясе өлкәсен ныгыту, дәүләт заказы һәм сатып алулар системасын яхшырту кирәк.
Татарстанда әлеге өлкәләргә зур игътибар бирелә дип билгелибез.
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина:
“Парламентлы мәйданнар инвестицион үсеш формалары һәм юллары, безнең инвесторлар өчен иң актуаль мәсьәләләр буенча сөйләшү өчен мөһим платформа булып тора. Әлеге инструментны Татарстанда да кулланабыз – Дәүләт Советы һәм аерым комитетлар белән тыгыз аралашу бара. Узган елның вакыйгаларга күп булуын исәпкә алып, безне норматив-хокук актларын булдыру һәм үзгәртү буенча республика парламенты белән бердәм эш көтелүен беләм.
Шулай, ДХП федераль кануны кабул ителгәннән соң республикада региональ канунчыллыкта билгеле үзгәрешләр әзерләнә, ТР инвестицион үсеш агентлыгы процесста актив катнаша. Бу бик мөһим, чөнки Татарстан катнашкан Мәскәү – Казан ЮТМ масштаблы проекты нәкъ ДХП механизмы кысаларында тормышка ашырыла”.
Россия Туры инвестицияләр фонды генераль директоры, РФ Дәүләт Думасы рәисе карамагындагы Инвестицияләр буенча Советы рәисенең урынбасары Кирилл Дмитриев түбәндәге сүзләрне билгели:
“Россиядә сәнәгый секторның үсеше өчен сыйфатлы инфраструктураны булдырырга, шулай ук эффективлыкны арттыру буенча компанияләрнең зур потенциалын кулланырга мөһим. Инде бүген перспектив компанияләрнең үсүен ике-өч тапкыр арттыру мөмкинлеге бар, бу инвестицияләр агымы һәм алдагы технологияләрне кертү өчен өстәмә стимул булачак”.
Икътисади үсеш министрлыгының контрактлы система үсеше департаментының директоры Максим Чемерисов сүзләре буенча, узган елда дәүләт һәм муниципаль сатып алуларның бөтен күләме 23. трлн. сум тәшкил итте. Икенче әйткәндә дәүләт сатып алулары кысаларында Россия ТЭПның (рус. ВВП) дүрттән бердән күбрәк өлеше бүлеп бирелә. Шуның өчен Министрлыкның вәкиле сатып алуларны макроикътисади прогнозлау һәм ватан икътисадының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру инструменты буларак карарга, шулай сатып алулар өлкәсендә ватан продукциясен алуын стимульләштерү һәм коррупциягә каршы көрәшкә аерым игътибар итергә кирәк дип тәкъдим итте. Импорт алмашу турында сөйләгәндә, Максим Чемерисов Россиядә җитештерүне локализацияләү өчен стимул кертергә, Евразия икътисади берләшмәсе буенча партнерлар белән хезмәттәшлекне ныгытырга һәм чит ил товарларның керү юлын чикләү буенча канун проектын кабул итүен тизләтергә тәкъдим итте. “Өченче артыгы” исемен алган проектның мәгънәсе, әгәр сәүдәгә ике яисә күбрәк ватан тәэмин итүчесе килсә, чит ил гаризалары автоматик рәвештә кабул ителмәүдән гыйбарәт була.
Утырышта катнашучылар фикерләре буенча, комплекслы дәүләт сәнәгый сәясәтен формалаштыру икътисади үсешне стимульләштерү, сәнәгый-техник потенциалын булдыру, Россия Федерациясенең милли куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен бик мөһим булып тора. Әлеге ярдәмнең эшләүче элементы РФ Президенты боерыгы буенча барлыкка килүче уртача компанияләр өчен “Инвестицион лифт” механизмы булырга чакырылган.
Ярдәм итүнең эффектив инструменты сәнәгый сәяәсәт турында канунда каралган махсус инвестицион контракт булырга чакырылган.
Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Глеб Никитин сүзләре буенча, канунның эшли башлаудан шундый контрактларны барлыкка китерүгә 185 алдан бирелгән гаризалар булды. Министр урынбасары сәнәгый сәяәсәт өлкәсендә хәзерге канунчыллыкның кайбер кагыйдәләрне конкретлаштыру кирәклегенә игътибар итте. Башка күп кануннарга билгеле үзгәрешләрне кертеп, стандартлаштыру турында канунның нормасын конкретлаштырырга кирәк. Мәсәлән, дәүләт стандарты нигезендә сатып алуларның приоритеты турында сүз бара. Шулай ук инвестицион контракт яклары өчен сатып алуларның аерым, конкурстан тыш режимын кертергә тәкъдим ителә, шуңа күрә конкуренция турында канунга үзгәрешләр кертергә кирәк. Моннан башка, Никитин әфәнде “гринфилд”лар өчен зур салым өстенлекләрен кертү өчен булуын әйтте. Тиешле проект икенче укылышка әзерләнелә.
РФ Президенты карамагындагы эшмәкәрләр хокукларын саклау буенча вәкил Борис Титов, аның фикере буенча Россиядә теләсә нинди җитештерүне табышсыз ясаучы тыю сәясәтеннән сәнәгый үсешне стимульләштерү сәясәтенә күчергә чакырды.
Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берләшмәсе президенты Александр Шохин, инвестицияләрне стимульләштерү мәсьәләсе турында сөйләгәндә, сәнәгый проектлар һәм импорт алмашу ивестпроектларына кредит бирүче банкларны рефинанслау турында уйларга тәкъдим итте. Монда салым җиңеллекләренә керү юллары киң булырга тиеш, башкача зур нәтиҗәләрне ирешә алмыйбыз.
Президент карамагындагы дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгының Россия академиясе ректоры Владимир Мау кредитлар буенча процент ставкаларын киметү һәм салым стабильлеген саклау турында әйтте.
РФ Дәүләт Думасы Матбугат хезмәте билгеләгәнчә, сөйләшүләргә нәтиҗәләр ясап, Сергей Нарышкин сәнәгатькә канун ягыннан ярдәм итү темасы киләчәктә үз актуальлеген югалтмас дип ышандырды. Дәүләт Думасының канун проектлы портфеле төрле мөһим инициативалардан тора, алар елның азагына кадәр кабул ителергә тиеш һәм алдагы вакытта эш дәвам итәчәк.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте