Бүген “Корстон”да Казанда “Татарстанның эшлекле партнерлары” X Бөтендөнья форумының пленар утырышы узды.
Бу елда анда Россиянең 52 регионыннан һәм якын һәм ерак чит илләрдән якынча 600 делегат катнаша. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Пленар утырышта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлек, тормышка ашыручы проектлар, төрле илләр эшлекле даирәләре белән актив эше (республика халыкара базарында 140 тан артык ил белән эшли), KazanSummit форумы һәм ТР ИҮА сайтында урнашкан PWC Инвестор юл күрсәткече (рус. Путеводитель инвестора) турында сөйләп, Талия Миңнуллина Ватанга мәхәббәткә зур игътибар бирде – форумга Татарстан патриотлары килделәр.
“Барыбыз да кунакта яхшы, өйдә яхшырак дигән мәкаләне беләбез”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе билгеләде.
Матурлык турында сүзләрне дә зал алкышлар белән каршы алды.
“Рөстәм Нургалиевич мине чибәр дип атады. Рухи матурлык – иң мөһиме. Ул, мәсәлән, Ватанга мәхәббәттә беленә”, - дип ИҮА җитәкчесе әйтте.
Талия Миңнуллина Болгар – Татарстанның уникаль борынгы шәһәре, дөньда иң зур басма Коръән булган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты турында сөйләде.
“Без бергә, без булдырабыз!”, - дип Талия Миңнуллина тәмамлады. Шул сәүзләр ил һәм республика игелегенә бергә эшләү булган зал күңеленә туры килде.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов
Фото: Михаил Фролов, ТР Президенты матбугат хезмәте, ТР ИҮА Матбугат хезмәте