Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Доха шәһәрендә – Катар Дәүләтенең башкаласында Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясе белән чыгыш ясады. Катарга Татарстан делегациясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәклегендә килде.
Катар инвестицияләр белән идарә башлыгы, Катар Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Мөхәммәд бен Әхмәт бен Товар Аль Кувари һәм гарәб дәүләтенең эшлекле даирәләре вәкилләре катнашкан Түгәрәк өстәлендә чыгыш ясаганда, ТР ИҮА җитәкчесе икътисад, сәнәгать, акча кертү өчен перспектив өлкәләр турында җентекләп сөйләде, монда ул Татарстанның югары технологияле өлкәләргә аерым акцент ясаган Стратегия 2030 нигезендә үсешен ассызыклады.
Талия Миңнуллина, 2009 елдан башлап һәр елны узучы KazanSummit – Россия һәм Ислам Хезмәттәшлек Оешмасы илләренең Халыкара икътисади саммитына зур игътибар итте. Искә төшерик, KazanSummit 2015 барышында Катар вәкиле Султан аль Хатер хәзерге шартларда конкуренциядән хезмәттәшлеккә, бөтенесе табышта калучы конструктив конкуренциягә күчергә кирәк дип билгеләде.
Катар делегациясе 2016 елның җәендә үтәчәк VIII нче форумда катнашачак.
“Безнең делегациянең визиты хезмәттәшлеккә яңа импульс бирде дип уйлыйм. Бу елда Татарстанга Катар инвестицияләр идарәсе вәкилләре республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалын детальле өйрәнү өчен киләчәк. Бу елның декабрендә Агентлык вәкилләре Фарсы култыгы илендә үтәчәк Эшмәкәрлек үсеше форумында катнашачаклар”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Түгәрәк өстәлдә Катар Дәүләте һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгый палаталары арасында килешүгә кул куелды.
Визит программасы кысаларында Татарстан делегациясенең Катар Дәүләтенең Эмиры Шейх Тамим бен Хамад Аль Тани, Катар Дәүләте икътисад һәм сәүдә министры Шейх Әхмәт бен Җассим бен Мөхаммәд Аль Тани белән очрашулар узды.
Татарстан делегациясе “Мәгариф шәһәре”н (Education City) карадылар һәм Катар мәгариф, фән һәм җәмгыяви үсеш фонды “Qatar Foundation” – максаты “төрле оешмаларга ярдәм итү (углеводородларны чыгарудан белем икътисады өлкәләренә кадәр), кеше потенциалын ачу” булган дәүләт-хосусый мәгариф оешма эше белән танышты. Фонд берничә абруйлы уку оешмалары, югары технологияле оешмаларны координацияли, ә аңа караган югары белем алу оешмаларының дипломнары дөньяда яхшы танылган. Фондның бер үзенчәлеге – әлеге структура үз студентларына/укуны тәмамлаучыларга хезмәт күрсәтүенә заказ формалаштыра, шуннан аның өчен түли.
Qatar Foundation шулай ук “Барселона” Каталония футбол клубы белән партнерлык өчен танылды.
Татарстан Республикасы делегациясенең ике көнлек визиты бүген, 8 декабрьдә тәмамланачак.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте