Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Инвесторлар Клубының чираттагы утырышын уздырды. Татарстан инвесторларыннан башка утырышта Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Ильсур Метшин, Татарстан Республикасының прокуроры Ильдус Нафиков, республиканың министрлыклар һәм идарәләр җитәкчеләре, федераль хакимият органнарының территориаль бүлекләре, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары булдылар.
Утырыш Татарстан Республикасының инвестицион өлкәсендә 2015 елның нәтиҗәләре, шулай ук дөнья икътисадында хәл (мәсәлән, ХВФ бәясе буенча ТЭП абсолют күрсәткечләре буенча дөньяда беренче биш ил) турында сөйләгән видеофильмны күрсәтүдән башланды.
Чарада катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте, ул инвесторлар белән туры контакт мөһимлеген ассызыклады һәм инвесторларның проблемаларын чишергә һәм хәзерге хәл буенча сөйләшергә мөмкинлек бирүче шундый мәйдан кирәклеген билгеләде. “Безнең бурыч – сезгә сәяси хәлләрдә һәм ил эчендә төрле ситуацион моментлар булуга карамастан сезнең бизнеска ярдәм күрсәтеләчәк дигән ышануны кертү. Без бер көймәдә, чөнки сезнең бизнес уңышы – безнең республиканың да уңышы”, - дип Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Татарстанның яңа инвестицион порталы презентациясе белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул 11 телдә булачак веб-сайтның бүлекләре һәм функцияләре турында сөйләде. “Татарстан виртуаль дөнья тирәлегендә үз урынын алырга тиеш. Порталны без бүген башлап җибәрәбез, әмма бу эшнең башы гына. Төрле телләр версиясен эшләп бетерергә, проектлар базасын актуальләштерергә, алдагы вакытта контентны кулланучыга яраклы итеп ясарга кирәк. Мәсәлән, Япония инвесторы иң беренчедән Япония инвесторларның Татарстанда уңышлы инвестицион проектларын күрсен. Әлбәттә, Агентлык сайтка кергән кешеләр санын күзәтәчәк, структурасын яхшыртачак. Алда эш күп”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде. Яңа порталны утырышта катнашучылар гаджетлар ярдәмендә башлап җибәрделәр.
Соңрак сүз инвесторлар алдылар, алар үз компанияләрнең әлеге елның нәтиҗәләре һәм якын елларга үсеш перспективалары белән уртаклаштылар. Мәсәлән, «Армстронг Билдинг Продактс» ҖЧҖ, суыткыч җиһазларын җитештерү буенча завод «Haier», «Юит Казань» Фин компаниясе. Моннан башка, утырышта катнашучыларны Яңа Ел белән «Кикерт Рус» һәм «Джошкуноз-Алабуга» компанияләре җитәкчеләре котладылар. Берничә җитештерү мәсьәләсе дә каралды, аларга тиз чишелеш табылды.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде. Ул яңадан әлеге очрашуларның системалы булуын һәм кварталга бер тапкыр үтүен билгеләде.
Һәр инвесторга Яңа Ел алдыннан оригиналь бүләк бирелде: «Invest in Tatarstan» язуы белән югары сыйфатлы кукмор итекләре һәм “Татарстан икътисадында тирән инвестицион эзләр калдыру” теләкләре.