Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Агентлык турында белешмә
Җитәкчелек
Агентлыкның структурасы (схема)
Норматив документлар
Агентлыкның бурычлары һәм функцияләре
Иҗтимагый совет
Агентлык тарихы
Санлы трансформация
Эшчәнлек
Контактлар
Инвесторлар өчен мәгълүмат
Бөтендөнья инвестиция агентлыклары ассоциациясе (WAIPA)
Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының милли ассоциациясе (ИҮАМА)
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Дәүләт заказында катнашу
«Инвестиционный час» с районами Татарстана и Инвестсовет.
Халыкара икътисадый чаралар
БМО линиясе буенча эш
Ситуационный үзәге
Чыгымнарны каплауга субсидияләр
Документлар
Татарстан Республикасының Инвестиция картасын төзү һәм алып бару кысаларында мәгълүмати хезмәттәшлекне оештыру турында килешү
Матбугат хезмәте
Агентлык җитәкчесе һәм хезмәткәрләре чыгышлары
Фоторепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Интернет кабул итү бүлмәсе
Түләүсез юридик ярдәм
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Еш бирелә торган сораулар
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы
Нефть һәм газ эшкәртү өлкәсендә Катар дәүләтенең тәҗрибәсе турында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар Советы утырышында сөйләштеләр
2015 елның 15 декабре, сишәмбе
15 декабрьдә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар Советы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында Президент Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш барышында республиканың нефть, газ һәм химия комплексы өчен берничә тәкъдимнәр каралды. Утырышта Татарстанның нефть һәм химия сәнәгате өчен Rockwool Дания компаниясенең инновацион продуктлар презентациясе уздырылды, «Инжехим» (Казан) инженер-кертү үзәгенең вәкилләре циклопентан чыгару технологиясен уйлап табу турында белдерделәр. Әлеге прогрессив продукт пенополиуретан җитештерүендә, суыткыч җиһазларында фреоннарны алмаштыручы әйберләр рәвешендә кулланыла. Рөстәм Миңнеханов, циклопентанны яңа кирәк булачак продукт итеп атап, «ТАИФ» компаниясенә әлеге проектның үсешенә ярдәм итергә тапшырды. Утырышта нефть һәм газ эшкәртү өлкәсендә Катар дәүләтенең тәҗрибәсен карауга зур игътибар бирелде. Аның турында «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин сөйләде. Искә төшерик, составына ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина кергән Татарстан делегациясе Катар башкаласы – Дохада 7, 8 декабрьдә визит белән булды. Монда Татарстан Республикасы һәм Катар Дәүләте Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында килешүгә кул куелды. Катар инвестицияләр белән идарә башлыгы, Катар Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Мөхәммәд бен Әхмәт бен Товар Аль Кувари һәм гарәб дәүләтенең эшлекле даирәләре вәкилләре катнашкан Түгәрәк өстәлендә чыгыш ясаганда, ТР ИҮА җитәкчесе икътисад, сәнәгать, акча кертү өчен перспектив өлкәләр турында җентекләп сөйләде, монда ул Татарстанның югары технологияле өлкәләргә аерым акцент ясаган Стратегия 2030 нигезендә үсешен ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов Катарга сәфәрдән соң үзендә күбрәк өстәмә кыйммәтен калдырыр өчен безнең нефть, газ һәм химия комплексына да аеруча нефтехимия һәм башка үзебезнең эшкәртүне үстерергә кирәк дип белдерде. Директорлар Советы шулай ук нефть, газ һәм химия комплексының зур компанияләрнең инвалидлар җәмгыяте раслаган оешмалар продукциясен куллану турында мәсьәләгә кире кайтты. Әлеге тема бу елның апрель аенда инде каралган. Рөстәм Миңнеханов компанияләр җитәкчеләрен заказлар ясап инвалидларга ярдәм итергә чакырды, чөнки аларның хезмәте аларга социальләштерергә һәм үзләренә акча алырга мөмкинлек бирә. Ул конкрет тәкъдимнәр әзерләргә һәм ягулык-энергетика комплексы оешмаларның исемлеген юнәлдерергә карар итте.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Халыкара бизнес-стратег Казанга эшмәкәрләр өчен лекция белән килде
Гаррет Джонстон: "Мин эшмәкәрләргә алар планетаның дүртенче икътисадының үзәгендә утыралар дигән фикер бирергә телим, аларның башка төбәкләр белән чагыштырганда мөмкинлекләре бик зур. Татарстан — инвестицияләр өчен иң яхшы төбәкләрнең берсе. Мин эшмәкәрләргә нәрсә турында уйларга кирәклеген төгәл сөйләргә тырышачакмын. Фикерләү турында сөйләрмен, күзләрен ачарга тырышырмын. Ә төштән соң инструментарий бирәм".
Талия Миңнуллина Һиндстанның рекрутинг агентлыклары вәкилләре белән очрашу уздырды
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында туры эфирда Һиндстанның рекрутинг агентлыклары белән очрашу узды. Россиягә башка илләрдән кадрлар җәлеп итү мәсьәләләре, республика предприятиеләре тәкъдим иткән программалар һәм төбәкнең инвестицион климаты турында фикер алыштылар.
9
апрель, 2026 ел
Әлмәт агломерациясенең мастер-планын эшләүдә катнашыгыз!
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының «Муниципаль инвестицион сәгать» проектының логик дәвамы республиканың район һәм шәһәр округларына чыга башладылар.
6
апрель, 2026 ел
"Шәһәр тормышының яңа форматын" тестлаштырабыз
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы делегациясе Казан мэриясе вәкилләре белән берлектә «Яналиф» торак комплексында булды. Визитны ТР ИҮАның инвестицион проектларны структуралаштыру һәм мониторинглау бүлеге башлыгы Сергей Хрущев җитәкләде. Сәфәр барышында чират төзелеше барышын, файдалануга тапшырылган йортларның сыйфатын бәяләделәр һәм проектка инвестицияләр күләме турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз