Татарстан Хөкүмәтендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча чаралар турында фикер алыштылар

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

14 декабрьдә ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча бердәм утырыш үтте. Утырышны Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин 2015 елның 11 ай эчендәге юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш турында нәтиҗәләргә доклад ясады, анда ул авариялелекнең гомуми күрсәткечләрнең уңай динамикасы ныгытуын билгеләде. Ул һәр өченче юл-транспорт хәленең бергә баручы сәбәбе урам-юл челтәренең начар хәлдә булуына игътибар итте. Министр шулай ук мәктәп автобусларының урыннарын күзәтү һәм аларның тизлек режимын саклау проблемаларын билгеләде.

Татарстанның Премьер-министры - юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэммин итү буенча республика хөкүмәт комиссиясе рәисе Ильдар Халиков, утырышның нәтиҗәләрен ясап, күрсәтелгән уңай нәтиҗәләрнең шулай ук “Халык инспекторы” системасын популярлаштыру ярдәмендә ирешүен билгеләде.

Йомгаклау сүзе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул юл-транспорт хәлләрендә балаларның үлүе яисә машинага исерек водительнең утыру бөтенләй мөмкин булырга тиеш түгел дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу профилактикасы буенча эшне ныгыту кирәклеген ассызыклады.

“Татарстанның инвестицион климаты күбесендә регион инфраструктурасы хәленнән килеп чыга. Юл челтәрен төзекләндерү, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре – безнең республиканың инвесторлар өчен җәлеп итүчәнлекнең мөһим аспектлары. Коллегиядә Татарстанда булган юл-транспорт хәлләрнең күбесе тизлек режимын бозу һәм исерек хәлдә машинага утыру аркасында барлыкка килә дип билгеләнде. Яисә авариялелекне без киметә алабыз, бары тик һәр водитель юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International