Татарстан-Корея икътисади симфониясендә мажор аккорды

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

2015 елның 17 декабрендә Россия Федерациясендәге Корея Республикасының Илчелегендә Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясе узды. Корея бизнесменнарның дүртенче һәркварталлы утырышы кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина утырышта катнашучыларга – Корея компанияләренең җитәкчеләренә (кайберләре Россиядә аккредитация алган) Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясен тәкъдим итте.

Чара кысаларында 30 дан артык Корея эшмәкәре инвесторларның Татарстанда эш шартлары белән таныштылар, Татарстанның инвестицион порталы Корея телендә презентацияләнде. Шуннан соң сорау-җавап дискуссиясе һәм ИҮА җитәкчесенең кайбер аерым компанияләр белән берничә очрашуы узды.

Әлбәттә, узган очрашу Татарстанның Корея партнерлары белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрнең үсешенә яңа импульс бирәчәк. Кореяның эшмәкәрләр даирәләренә республиканы тәкъдим иткәндә, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина регионның икътисад һәм инвестицияләр өлкәсендә өстенлекләренә аерым игътибар итте, аның яхшы географик урыны, үсеш алган транспорт инфраструктурасы һәм көчле фәнни-мәгариф һәм сәнәгый потенциалын билгеләде.

“Без Корея илчелеген чараны алар базасында оештыруны сорадык. Бездә кайбер юнәлешләр буенча икеяклы кызыксыну бар. Без ирешелгән килешүләр үсеше өстендә эшлибез, бу вакытта бүгенге көннең сәяси хәле туры килә”, - дип Талия Миңнуллина белдерде.

Татарстан һәм Корея аралашуы башка юнәлешләр буенча ныгуын билгелик. Шулай, 2015 елның 18-19 декабрьдә Казан Федераль Университетындаа Корея телен белүгә Бөтенроссия конкурсы узды. Кабул итүче комиссия составына "Кореаэксчендж банк рус" идарәсе рәисе Хан Нам Чжу әфәнде керде, ул Мәскәүдә үткән дискуссиядә Татарстанлыларның югары профессионализмы һәм хезмәт сөючәнлеген билгеләде. Ул шулай ук Казан университетын тәмамланучыларның Корея компанияләрендә уңыш ясавын ассызыклады.

Шундый фактлар шулай ук Татарстан-Корея икътисади симфониясенә мажор аккордын кертергә тиеш дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International