Һәр елны 14,5 меңнән артык Татарстанда яшәүчеләргә беренче тапкыр онкология линиясе буенча диагноз куялар, күбесендә иң беренче стадияләрдә. Дәвалау өчен нур ысуллары кирәк. Россия Федерациясендә җиһазлар модернизациясе дәрәҗәсе югары булмау сер түгел. Аеруча бу сәламәтлек саклау өлкәсенә карый.
“Экспорт корпорациясе линиясе буенча радиотерапевтик ярдәм күрсәтү буенча дөнья лидеры булган “ЭРЕСА” Испания компанияләр группасы белән сөйләшүләр алып барылды. Беренче этапларда сүз хезмәт экспортны турында барды, әмма Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы эшкә керешкәч, аралашу потенциалы киңрәк булуы табылды. 6 ай хезмәттәшлек нәтиҗәсендә дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә бердәм оешма булдыру турында килешү барлыкка килде. Испания компаниясе ягыннан инвестицияләр күләме 5,6 млн. евро тәшкил итәчәк. Шундый дәрәҗәдәге яңа җиһаз куллану Татарстанда яшәүчеләр өчен генә түгел, әмма бөтен Идел буе Федераль Округы өчен эшләчәк. Без иң беренче стадияләрдә начар сыйфатлы чирләрне дәвалый алачакбыз һәм факт буенча онкология белән чирле кешеләрнең яшәү дәвамын арттырачакбыз”, - дип белдерде Талия Миңнуллина.
Бүген 22 декабрьдә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның “ЭРЕСА” компанияләр группасы вәкилләре белән очрашу узды.
Президент бер ай эчендә СП булдыру буенча схема эшләп чыгарырга дигән бурыч куйды. Әлеге проект аралашу өлкәләре, мәсәлән, генетика өлкәсендә алдагы киңәйтү өчен нигез куячак.
Белешмә: Eresa Medical Group компанияләр группасы алдагы инновацион технологияләрне кулланып махсуслаштырылган медицина хезмәтләрен бирү өлкәсендә Испания һәм Европа төп бизнес-группаларының берсе булып тора.
Eresa компаниясендә 40 еллык эш тәҗрибәсе бар һәм ул комплекслы диагностика, генетик диагностика, анатомик лаборатория һәм анатомик патология өлкәсендә лидер булып тора. Eresa компанияләр группасына 5 континентта урнашкан 30 медицина үзәге керә, анда якынча 600 профессионал эшли. Компаниянең алдагы МРТ, КТ, УЗИ, ядерлы медицина, радиотерапия һәм геном технологияләре бар.