23 декабрьдә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Sikder Group» компанияләр группасы директоры Салман Эмери әфәнде белән очрашты.
Бизнесменга Татарстан Республикасының презентациясен күрсәттеләр. Кунакны шулай ук күптән түгел генә башлап җибәрелгән invest.tatar.ru инвестицион порталы белән таныштырдылар. “Татарстанга эре чит ил инвесторлары килә. Бу безнең республиканың инвестицион проектлар өчен сөйкемле булуның раслаучы факт булып тора. Хәзерге моментка безнең Азия партнерлары Татарстан икътисадына керү юлларын карыйлар гына. Әмма алар медицина һәм сәламәтлек саклау, шулай ук авиацион сәнәгать кебек эшчәнлек төрләре үсешендә кызыксыналар”, - дип Талия Миңнуллина сөйләде.
Компанияләр группасының башкарма директоры Салман Эмери әфәнде үз чиратында республиканың уңай инвестицион климаты, аның үсеш алган сәнәгый мәйданнар, зур икътисади потенциалын билгеләде. Хәзерге моментка Татарстан һәм «Sikder Group» үзара кызыксынулар нокталары эзләнелә.
«Sikder Group» компаниясе турында белешмә. 1950 елда барлыкка килгән эре холдинг. Компаниядә эшчеләр саны якынча 6000 тәшкил итә. Компаниянең АКШ, Бангладеш, Тайланд һәм Сингапурда вәкиллекләре бар. Холдинг үз эченә күчемсез милек, медицина һәм сәламәтлек саклау, финанс хезмәтләре һәм банкинг, авиация, кунакханә бизнесы һәм хезмәт өлкәсе (рестораннар), энергетика һәм сәнәгать өлкәсендә оешмаларын кертә. Холдингның төп партнерлары «Caterpillar Motoren GmbH & Co. KG» (Germany), «JP Architects» (Thailand), «DBS Bank» (Singapore), «RSA Capital» (Bangladesh), «Deloitte» (Bangladesh), «Robinson Helicopter Company» (USA), «Eurocopter» (France), «Bangkok Hospital» (Thailand) булып тора.