Талия Миңнуллина: “Үз мисалыңнан башка иң тәэсир итүче әйбер юк”

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

24 декабрьдә “Ел җитәкчесе – 2015” республика премиясенең лауреатларына бүләк бирү тантаналы церемониясе узды. Чара традиция буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының дәүләт хакимият органнары, федераль органнары, министрлыклар һәм идарәләр вәкилләре катнашуы белән уза. Хөрмәтле кунаклар арасында – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

2015 елда “Ел җитәкчесе” түбәндәге номинацияләр буенча узды: “Югары конкурентлылык өчен”, “Инвестицион активлык өчен”, “Инновацион эшчәнлектә казанышлар өчен”, “Югары социаль җаваплылык өчен”, “Кадрлар потенциалын актив үстерү өчен», “Фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлы һәм проектлы эшләр кертү өчен”, “Кече (урта) бизнес оешмасы белән уңышлы идарә итү”, “Куркынычсызлы һәм сәламәт хезмәт шартларын формалаштыру өчен”, “Яңа җитештерүне булдыру өчен”.

“Премиянең максаты – үз эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, республиканың социаль-оешмаларның иң яхшы җитәкчеләренең уңай тәҗрибәсен тану, бүләк бирү һәм тарату. Шул премияне оешмалар җитәкчеләренең алуы куанычлы, чөнки алар,  Авыр икътисади шартларга карамастан, югары икътисади нәтиҗәләр күрсәтергә дәвам итәләр. Мине аеруча “Инвестицион активлык өчен» номинация шатландыра. Чөнки бу юнәлештә активлык күрсәткәндә, урынлы инвесторлар чит ил инвесторларына темп күрсәтәләр. Без республика икътисадына, яңа җитештерүләрне ачып, акча гына салмыйбыз, без уңышларга ирешәбез дип күрсәтәләр алар.  Үз мисалыңнан башка иң тәэсир итүче әйбер юк”, - дип Талия Миңнуллина белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International