23 декабрьдә ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина 2015 елда соңгы ундүртенче ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты.
Татарстан Республикасында мәгариф үсеше программаларын тормышка ашыру барышы турында докладлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бирү мәсьәләләре каралды, Сайлау комиссиясе үзәге 2015 елгы сайлау кампаниясенә киткән чыгымнар турында белдерде, шулай ук депутатлар Дәүләт Советыннан ТР Җәмгыяви палатасы әгъзаларын раслау турында мәсьәлә карадылар.
Парламент утырышы ахырында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин законнар булдыру буенча эш нәтиҗәләре турында сөйләде. 2015 елда 102 закон кабул ителде, алар арасында “2016 елга Татарстан Республикасының бюджеты турында” ТР Законы бар. Валюта һәм нефть котировкаларының үзгәрүчәнлегенең авыр шартларында төп финанс документ бер елга расланды.
“Республика Экспорт корпорациясе директорлар советының рәисе буларак 2015 елның 11 ай эчендә экспорт буенча Татарстанның төп сәүдә партнеры Һиндыстан булды дип билгелим. Татарстан һәм Төркия арасында товар әйләнеше ел башыннан 55,3%ка кимеде. Татарстанның 11 ай эчендә тышкы сәүдә әйләнеше $4,05 млрд тәшкил итте, монда $2,22 млрд – эскпорт, $1,83 млрд – импорт. Узган елның шул ук периодына караганда республиканың тышкы товар әйләнеше $2,11 млрд (33%)ка төште. Әмма без төшүдән соң котылгысыз үсеш баруын беләбез”, - дип Талия Миңнуллина фикер белән алышты.