28 декабрьдә ТР инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы Җәмгыяви советының йомгаклау утырышы узды. Совет әгъзаларыннан башка дискуссиядә ТР Дәүләт советы Аппараты, ТР Сәүдә-сәнәгый палатасы, Казан федераль университеты, ТР кече һәм урта бизнес оешмалары ассоциациясе, ТР Оешмалар һәм эшмәкәрләр ассоциациясе җитәкчеләре катнаштылар. Җәмгыяви Советының кунаклары һәм әгъзалары Татарстан икътисадына күпме инвестицияләр килү, интернетта яңа инвестицион порталы барлыкка килү һәм “Казансаммит” форумы хәзер нинди булачагын белделәр.
ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина узучы елда ИҮА эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук отчетлар белән “ТР Экспорт корпорациясе” ААҖ Генераль директоры Айрат Назмеев һәм “ТР Үсеш корпорациясе” ААҖ Генераль директоры Адель Нагуманов чыгыш ясадылар.
Талия Миңнуллина белдергәнчә, бу елның 9 ай эчендә төп капиталга инвестицияләр күләме 357,2 млн. сум тәшкил итте. Өч квартал эчендә чит ил инвестицияләре 487,9 млн. доллар тәшкил итте, бу бөтен 2014 ел күрсәткечләреннән артыграк.
Җәмгыяви советның 3 утырышы, Инвестицион советның 1 утырышы узды, декабрьдә үз эшчәнлеген башлаган Инвестицион советның Президиумы оештырылды. Инвесторлар клубы – бизнем өлкәдә генә түгел, әмма шәхси кызыксынулар буенча инвесторларны берләштерүче берләшмәнең ике утырышы үтте. ИҮА җитәкчесе карамагында коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиянең 4 утырышы узды. Коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру буенча башкарма хакимият органнары арасында рейтингта Агентлык 3нче урынны алды дип билгеликк (чагыштыру өчен 2014 елда ул 11-нче урында булды).
Бөтен ел дәвамында Татарстанны дөнья берләшмәсендә алга таба мавыктыру буенча зур эш ясалды. Республиканың бөтен дөньяда популяризацияләү буенча эшкә ярдәм өчен Агентлык 11 телдә www.invest.tatarstan.ru уникаль инвестицион порталын булдырды. Хәзер Татарстанның өстенлекләре, аның инвестицион җәлеп итүчәнлеге турында белү, шулай ук дөньяның төрле урыннарыннан диярлек Агентлык белгечләре белән бәйләнергә мөмкин. Милли рейтинг буенча Татарстан инде бүген Россиядә инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча беренче урынны алуын билгелик – әлеге мәгълүматны һәр кеше, һәр ерак урнашкан инвесторга тапшырырга кирәк.
ИҮА җитәкчесе билгеләгәнчә, бу елда “Казансаммит”ны киңәйтергә карар ителде, ул Россия субъектлары һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында аралашуның тагын да авторитетлы һәм нәтиҗәле мәйдан булачак.
“Әлбәттә, инвестицион порталдан башка без шундый зур мөһим әйберне ясамадык дип тә әйтергә була. Инвесторлар клубы һәм Инвестицион совет 4 ел элек барлыкка килде. Әмма бу органнар эшләмәде. Әгәр һәр җитәкче, яңа урынга килгәч, искене җимерә башласа, нәрсә була? Барлыкка килгән инструментларны активлаштырырга, ныгытырга һәм оптимизацияләргә нәтиҗәлерәк булмасмы? Моннан башка безнең эшнең иң яхшы күрсәткече – Татарстанга килгән яңа инвесторлар, тормышка ашырылган проектлар. Без һәрвакыт ачык һәм Сездән, хөрмәтле Җәмгыяви совет әгъзалары, киләчәк елда безнең эшчәнлекне яхшырту буенча тәкъдимнәрне көтәбез”, - дип Талия Миңнуллина үз чыгышына нәтиҗә ясады.
Эшлекле төшке аш форматы катнашучыларның фикер белән алышынуга урнаштырды. Докладларны тыңлап, кунаклар чыгыш ясаучыларга берничә сорау бирделәр. Җавап сүзе белән Җәмгыяви совет рәисе Тимур Халиков чыгыш ясады. Агентлыкның, шулай ук “Стратегия 2030” кысаларында югары нәтиҗәлеге билгеләнде. ИҮА – республиканың иң аз санлы дәүләт органнарның берсе, әмма иң актив һәм нәтиҗәлеләрнең берсе булуында катнашучылар килештеләр. Совет әгъзалары һәм кунаклар “ТР Экспорт корпорациясе” ААҖ һәм “ТР Үсеш корпорациясе” ААҖ эше буенча тәкъдимнәр бирделәр, шулай ук 2016 елга эш планын тулыландырдылар.