30 декабрьдә “Россия 24” телеканалында ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина туры эфирда 2015 елда эш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Татарстанның мәгълүмати сәгате кысаларында күбесенә кызык булган сорауларга җавап бирелде: киләсе елда көнбатыш партнерлар белән мөнәсәбәтләр ничек төзеләчәк; Төркия белән хезмәттәшлек өлкәсендә яңа чикләмәләр исемлеге Татарстанга ничек тәэсир итәчәк; гади кешеләр өчен ислам банкингының өстенлекләре нинди?
Телеканалда кунакта булганда, Талия Миңнуллина түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Без алган эш хакы Татарстан бюджетыннан формалаша. Ә бюджетка шулай ук республикада яшәгән һәр кеше түләгән салымнар керә. Шуңа күрә Татарстанда яшәгән һәр кеше әлеге акчаларның тоту эффективлыгын белергә хаклы. Бу атнада без ТР ИҮА карамагындагы Җәмгыяви советның йомгаклау утырышын уздырдык. Безнең өчен гражданнар җәмгыяте институтлары белән эш – туры бурыч. Халыкны бөтенреспублика мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итергә кирәк. Нәкъ үсеш алган илләрдә гражданнарның катнашуы иң югары дәрәҗәдә тора».
Яңа 2016 елда Агентлык “Россия 24” телеканалы белән якын хезмәттәшлек итәчәк һәм инвестицион өлкәдә яңалыклар турында татарстанлылар тиз беләчәкләр.