13 гыйнварьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Гайдар форумы-2016 кысаларында узган “Россия һәм Европа: икътисади перспективалар” пленар дискуссиясендә катнашты.
Дискуссия барышында Россиядә Халыкара валюта фонды миссиясенең башлыгы Эрнесто Рамирес Риго, Россия энергетика министрның беренче урынбасары Алексей Текслер, РФ икътисади үсеш министрның беренче урынбасары Алексей Лихачев, атаклы икътисадчылар һәм финанслар өлкәсендә экспертлар чыгыш ясадылар.
Катнашучылар формалашучы АКШ-ЕБ трансатлантик сәүдә һәм инвестицион партнерлыкның Россия-Европа икътисади хезмәттәшлегенә тәэсир итү мәсьәләләре, Россия һәм Европа икътисадларының үзара бәйләнеше, аларның озак вакытлы трендлар, уртак кызыксынулар һәм каршылыклар, санкцияләр нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.
Мәсәлән, Европа берләшмәсенең Россия белән товар әйләнеше төшүе билгеләнде, әмма моңа да карамастан, бүген Россиянең 44,5% товар әйләнеше Европа Берләшмәсенә туры килә. Европа өчен АКШ һәм Кытайдан соң Россия барыбер төп партнер булып кала. Россия өчен төп Европа партнерлары Германия, Нидерланды һәм Италия булып тора. Шулай, сөйләшүләрдә билгеләнгәнчә, мөнәсәбәтләрдә пауза булса да, эш эш булып кала.
Эрнесто Рамирес Риго фикере буенча “Санкцияләр һәм нефть бәяләре – Россия өчен ике зур шок. Инвесторларга ышанычлык һәм технологияләр транферы кирәк”. Негатив факторлар булуга карамастан, Россия һәм ЕБ илләре арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлегендә уңай моментлар да бар. Бу - Европа компанияләре линиясе буенча аралашуны дәвам итү, Европа эшмәкәрләренең эшлекле форумнарда актив катнашу, дүрт тармаклы диалог (космос, миграция, сәламәтлек саклау һәм фән) буенча партнерлык саклау. Шулай ук Россия һәм ЕБ илләрендә күп уртак кызыксынулар бар – тотрыклы эчке элемтәләр булган бердәм энергетик тирәлекне булдыру, бердәм транспорт-логистика структурасын формалаштыру, сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендә чикләмәләрне әкрен генә төшерү.
Дискуссия барышында Алексей Лихачев ЕБ белән товар әйләнеше башка партнерларга караганда төште, Россиянең ЕБга экспорты 37,7%ка, ә ЕБдан импорт 41,5%ка кимеде, әмма шул ук вакытта Россиянең ЕБ илләре белән сәүдә физик тәкъбирдә 2015 елда санкциялщр фонында 2,5%ка үсте. Кайбер күрсәткечләр буенча Россиядән еврозонага килгән продукциянең зур үсеше булды. Мәсәлән, трактор һәм йөк машиналар сәүдәсе өч тапкырга үсте. Спикер шулай ук Франция, Германия, Нидерланды һәм Кипрдан туры чит ил инвестицияләр, 2015 елның беренче яртыеллыгы 2014 елның шул ук периоды белән чагыштырсак, үсеш күрсәтте дип билгеләде. 2011 елдан 2014 елга кадәр Европадан Россиягә инвестицияләр өч тапкыр үсте, әмма 2014 елның язы башка чынлыкны күрсәтте.
2015 елда Европа илләре белән җиде хөкүмәтара комиссия узды. “Яисә, мөнәсәбәтләрнең үткенләшүенә карамастан, Россия сатуларның физик күләмнәренең үсеш тенденцияләрен саклады, инвестицияләрдә дә үсеш бар”, - дип Алексей Лихачев ассызыклады.
- Татарстан өчен Европа, Россия Федерациясенә кебек үк, мөһим лидер булып тора. Әлбәттә, Сирия һәм Украина буенча каршылыклар, санкцияләр һәм контрсанкцияләр, бизнеста эзен калдыра. Әмма нәтиҗәдә Европа һәм Россия икътисадына бу табыш китерми. Шуңа күрә мөнәсәбәтләр вакыт үтү белән җылыначак: ягымлылар талашканда юаналар, - дип Талия Миңнуллина саный.