Кластерның конкурентлы өстенлекләрен яхшы икътисади-географик урыны, төзелгән кооперацион элемтәләр һәм аның катнашучыларны локализацияләүнең югары дәрәҗәсе (бөтен зур эшханәләр 30 км радиусында урнашкан) билгели. Кластерның югары инвестицион җәлеп итүчәнлеген монда танылган дөнья компанияләре («Даймлер», «Форд», «Роквул», «Камминз», «Цанрад Фабрик», «Кейс Нью Холланд», «Эр Ликид», «Шнайдер Электрик», «Митсубиши Фузо Трак энд Бус») үз бизнесларын урнаштыру факты раслый.