Талия Миңнуллина: “Инфрастуктура проектлары – яңа элемтәләр нигезе”

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның RISE Capital AB инвестицион группасының идарә итү директоры Дмитрий Чикишев белән очрашуда катнашты.

Эшлекле сөйләшү барышында Швеция инвестицион группасы җитәкчелеге транспорт инфраструуктурасы объектларын булдыру өлкәсендә проектларны тормышка ашыруда Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлегендә кызыксынуын белдерде. Группаның Россиядә эшчәнлегенең приоритетлы юнәлеше – инфраструктура объектларын төзү һәм яңарту буенча дәүләт-шәхси партнерлык проектларында катнашу дип билгеләнде. Нәкъ шул рольдә компания дәүләт өчен хосусый инвестор-партнер буларак алга чыга.

- Дәүләт-шәхси партнерлык Россия икътисадының аерылгысыз өлешенә әйләнә. ДХП нигезендә инфраструктуралы проектлар яңа тирәлек һәм икътисади элемтәләрне булдыруда нигез булачак. Шундый проектлар һәрвакыт гади түгел һәм тиз эшләнми, әмма урында тору артка таба баруын аңлата. Шуның өчен без эшлибез”, - дип Талия Миңнуллина саный.

Белешмә. RISE Capital AB булган инвестицион ресурсы, үз акчалары, акционерлар һәм инвесторлар акчалары, стратегик партнерлар акчалары100 млрд. сумнан артык, аларны группа якын өч елда проектларга инвестицияләргә ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International