Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллгиясендә катнашты. Чараның югары кунаклар арасында – РФ транспорт министры Максим Соколов, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ Дәүләт Думасы Транспорт комитеты рәисе Евгений Москвичев.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сөйләгәнчә, 2015 елда Татарстан Республикасының юл-транспорт комплексын финанслау күләме 36 172, 8 млн. сум тәшкил итте, шунда республика бюджетыннан 25 050, 5 млн. сум килде.
2015 елга фаразланган мәгълүматлар буенча 2015 елда Татарстанның «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортлары барлыгы 2187, 2 мең кешегә хезмәт күрсәткән, бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 9, 2 процентка азрак (2014 год – 2408,6 мең кеше) дип билгеләнде. Сәбәпләр - тышкы сәяси һәм тышкы икътисади вазгыятьләрнең тискәре үзгәрүе, чит ил валюта курсының үсеше һәм тотрыксызлыгы, чит ил туристлык юнәлешләрендә активлык кимү.
Федераль һәм региональ юлларны төзү һәм ремонтлаудан башка Иннополиска М-7 “Идел” – Введен бистәсе – Иннополис (Р3) һәм М-7 “Идел” – Иннополис” автомобиль килү юлларының транспорт үтүе тәэмин ителде.
Транспорт инфраструктурасы инвесторларны Татарстанга җәлеп итүдә безнең кулларда өстенлек булып тора. Аны дөрес итеп кулланырга кирәк. Инвесторларга без күршеләрдә булмаганны тәкъдим итергә тиеш. Алар дөрес юлны сайлау өчен алар алдында юл, туры һәм күчерелмә мәгънәдә әйткәндә, бик әйбәт ятырга тиеш. Моңа юлларның уңай һәм комфортлы булуы, бюрократия “түмгәкләре”, тәрҗемә авырлыклары һәм югары салым “чокырлары” булмау керә. Максатыгызга ирешү өчен сез, әлбәттә, юл булмаган чытырманлыклар аша түгел, ә тизлек магистрале аша юлга чыгасыз», - дип Талия Миңнуллина билгеләде.