“Бернәрсәгә дә карамастан, чит ил инвесторлары Россия белән кызыксыналар”

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Бүген, 29 гыйнварда бу елда “Реальное время” интернет-газетасының онлайн-конференциясендә беренче кунак булып Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды.

Очрашуга сәбәп 2015 елда Агентлык эшчәнлегенең нәтиҗәләрен чыгару булып тора. Әмма сайтны караучылар зур саннар белән генә кызыксынмадылар. Талия Миңнуллина бу елда инвесторлар санының артуы турында сөйләде – “Нигез, алшартлар булса, регион һәм инвесторлар йөрәкләре очрашак”; КазанСаммит бу елда яңа дәрәҗәгә чыгачак – аның яңа исеме моның турында үзе әйтә – “Россия – Ислам дөньясы”; invest.tatarstan.ru яңа инвестицион порталы бары тик бер ай эчендә 50 илдән 5 мең уникаль кулланучыны җыйды – “Бернәрсәгә дә карамастан, чит ил инвесторлары Россия белән кызыксыналар”.

Интервью лирик нотада тәмамланды – конференцияне алып баручысы конференция башланганчы бер-ике сәгать алдыннан https://www.youtube.com/watch?v=G6-Qe3EQnh4 та Талия Миңнуллинаның Габдулла Тукай язган “Шүрәле” әкиятеннән өземтәне француз телендә укыган видео килеп чыкканы турында сер ачты. “Мин татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча Татарстан китап басмасының “Укы һәм лайк ал” әдәби проектында катнаштым. Бу елда Габдулла Тукайның тууына 130 ел булачак, шуның өчен мин аның искиткеч “Шүрәле” әкиятен сайладым. Ни өчен француз телендә? Әлеге әкият 15 телгә тәрҗемә ителгән. Без француз телен аның мәхәббәт теле булуына сайладык. Ә үз Ватаныбызны без бик яратабыз”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International