2016 елның 17 февралендә “Казан ярминкәсе“ күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгый форум башланды. Форумның эчтәлекле эшлекле программасы бар, аның төп чарасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән “2015 елда агросәнәгый комплексы эшенең нәтиҗәләре һәм “Татарстан-2030” Стратегиясе кысаларында 2016 елга мәсьәләләр” буенча Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы булды. Коллегия эшендә һәм агросәнәгый күргәзмә ачышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
“Инвесторларда шундый әйтем бар: “Җиргә инвестицияләгез – аны бүтән җитештермиләр”. Авыл хуҗалыгы культураларының идеаль үсеше өчен җир шарында урнашкан бары тик 11% җир туры килә. Саннарга әйләндерсәк, бу якынча 13 млрд. га килеп чыга. Башка җир я бик коры, я юешдымлы, я уңдырышлылыгы беткән. Чын азык продуктлары һәрвакыт куллануда булачак һәм югары бәяләнәчәк. Елдан ел планета һәм аның белән бергә Россия халкы арта һәм елдан ел сыйфатлы продуктларга таләп арта бара. Әлеге хәл аграр сектор шул өлкәгә инвестицияләргә уйлаган инвесторларны кызыктыра һәм нәтиҗәдә алар тотрыклы керем алалар. Моннан башка, авыл хуҗалыгына инвестицияләр республикада хәлне сизелерлек яхшырта: азык-төлек запасы һәрвакыт арта, икътисад үсешенә зур өлеш кертелә, шулай ук яңа эш урыннары барлыкка килә. Мәсәлән, узган елның сентябрендә башланган Күпләп сатып алу-логистика үзәге проектын тормышка ашыру нәтиҗәдә безнең гражданнарны авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итү белән бергә тагын 2000нән артык эш урынын барлыкка китерәчәк”, - дип Талия Миңнуллина саный.
Коллегиядә нәтиҗәле саннар тәкъдим ителде. 2015 елда бөтен хуҗалык категорияләрендә авыл хуҗалыгының тулай продукция күләме 213, 7 млрд. сумга җитте, үсеш 4,7% тәшкил итте. Идел буе федераль округында Татарстан тулай продукция күләме буенча беренче урын ала. 10%тан да азрак авыл хуҗалыгы җирләре булып, ТР авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Идел буе федераль округында якынча 20% авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерәләр. Россия регионнары арасында Татарстан дүртенче урында тора.