17 февральдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның «InfraONE» (Мәскәү) инвестицион компаниясе вәкилләре Альберт Еганян һәм Сергей Беляков белән очрашуда катнашты.
Чарада концессияләр һәм дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын куллану, аларның яшерен финанс мөмкинлекләре, энергетика, транспорт һәм медицина өлкәсендә проектлар, аларның мөмкинлекләре һәм шул проектларда «InfraONE» компаниясенең инвестицион партнер буларак роле турында сөйләштеләр.
Концессияләр һәм ДХП – бу, беренче чиратта, җәмгыяви инфраструктура объектларын булдыруга хосусый инвестицияләрне җәлеп итү, дәүләт һәм муниципаль милектә булган мөлкәт белән эффектив идарә итүен тәэмин итү, шулай ук халыкка бирелүче социаль-мөһим хезмәт сыйфатын яхшырту механизмнары булып тора.
Сөйләшүләр барышында Талия Миңнуллина Татарстанда ДХП принципларында тормышка ашырыла алган энергетика, транспорт, медицина, туризм өлкәләрендә инвестицион тәкъдимнәр булуын билгеләде.
- Хәзер без концессион килешүләрне аз кулланабыз әле, әмма аларның эффективлыгы, әлбәттә, бар. Туры килүче федераль законның кабул итү моментыннан Татарстанда тормышка ашырылган бөтен проектлар сәламәтлек саклау өлкәсендә булды. Хәзер без төрле өлкәләрдә, алар арасында шәһәрне төзекләндерү, медицина, туризм, транспорт өлкәләре булган проектлар пулын формалаштырырга һәм яңа финанс моделен тормышка ашырырга планлаштырабыз. ДХП турында яңа федераль закон файдалы булачак. Концессияләр һәм ДХПта проектта катнашучылар саны аз түгел (хөкүмәт, муниципаль хакимият, инвестицион компанияләр, банклар һәм башка финанс институтлар, җиһаз/хезмәт китерүчеләре һ.б.), шулай ук бюджет планлаштыру белән бәйләнгән сораулар бар – бездә еллык горизонт, ә проектлар озак вакытлы һәм бу махсус хәтәрләргә китерә. Шуның өчен Президент әлеге юнәлеш буенча эш өчен эшлекле группаны формалаштырырга карар итте, - дип Талия Миңнуллина аңлатма бирде.
Белешмә. InfraONE инвестицион компаниясен (Беренче инфраструктур компания) 2011 елда төрле инфраструктур өлкәләрнең инвестицион проектларында тәҗрибәләре булган белгечләр группасы оештырды. Хәзерге моментка InfraONE инфраструктурага туры инвестицияләр компаниясе булып тора. Шул ук вакытта InfraONE, базарда тулы цикллы компания рәвешендә эшләп, үз һәм башкаларның кызыксынуларында проектларны оештыра һәм алар белән идарә итә, килешүләрне финанслый, шулай ук инвестицион тәкъдим бирү, аналитик ярдәм күрсәтү һәм проектларны алга таба мавыктыру буенча сервисларга мөмкинлек бирә.