25 февральдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар киңәшмәсе утырышы эшендә катнашты.
Утырышта республикада нефть, газ һәм химия җитештерүләрен үстерү буенча берничә тәкъдим каралды, алар арасына ягулыкка биомассаларны әйләндерү проекты, персоналны әзерләү өчен тренажерлар булдыру һәм башкалар керде. Моннан башка республиканың нефтехимия өлкәсендә эшләүчеләргә табигый газны ароматик продуктларга конверсияләү буенча комплексны төзү буенча халыкара консорциумга керергә тәкъдим ителде. Татарстанның ягулык һәм нефтехимия комплексында яңартылган үсү чималын куллану перспективалары, нефть һәм газ секторы өчен ватан компьютер тренажерларын уйлап табу кирәклеге, нефть, газ һәм химия комплексында киберкуркынычсызлык мәсьәләләре буенча шулай ук фикер алыштылар.
Әлеге мәсьәлә күптән түгел генә Рөстәм Миңнехановның Евгений Касперский белән үткән очрашу нәтиҗәләре буенча Директорлар советы утырышына чыгарылды. Иннополиста кадрларны әзерләү һәм компетенция үзәге белән “Касперский лабораториясе” офисы ачышы планлаштырыла.
- Безнең Америка инвесторлары-бизнесменнары сөйләгәнчә, Төньяк Америкада 40% кибератакалары нәкъ нефть, энергетика һәм ресурс секторларына каршы юнәлгән. Кибератакаларны башкаручылар финанс табышка яисә конкурентлы өстенлеккә омтылалар, интеллектуаль милекне һәм геологоразведка мәгълүматларын урлыйлар. Шуңа күрә киберкуркынычсызлыкта экономияләргә кирәк түгел. Компанияләр өчен чыгымнанры кыскарту һәм эчке финанс сәламәтлеген саклау үз кыйммәтен киметүнең иң тиз ысулы булып тора. Әмма җаваплы энергетика компаниясенең куркынычсызлык өлкәсендә зур кыскартуларга барачак дип күз алдына авыр килә. Татарстан президенты билгеләгәнчә, әлеге тема елдан ел үткенләнәчәк. Шуңа күрә узып китүгә безнең эшләр – бүген үк IT-куркынычсызлык өлкәсендә компетентлы кадрларны әзерләү, әлбәттә, нәтиҗәгә китерәчәк, - дип саный Талия Миңнуллина.