Талия Миңнуллина: “Хәтта тәмле инвестицион проектка матур төрү кирәк”

2016 елның 18 марты, җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы регуляр рәвештә республика муниципалитетлары белән эш алып бара, идарәара характерындагы эшлекле очрашулар уздырыла. Анда Татарстан регионнарының үсеш стратегияләре, алар арасында муниципаль оешмаларда тормышка ашырылачак мөмкин булган проектлар һәм инвестицион өлкәләр буенча сөйләшүләр үтә.

Шулай, 18 мартта Агентлыкта Татарстанның Чүпрәле районы үсешенә багышланган төрле идарәләр катнашуы белән чираттагы киңәшмә узды. Район башлыгы Александр Шадриков үз чыгышында Чүпрәле территориясе мөмкинлекләренең яңартылган презентациясен тәкъдим итте. Ул Хэбэй (Кытай) провинциясенең эшмәкәрләр Ассоциациясе белән инвестицион проектларны тормышка ашыру турында килешүгә кул кую моментыннан Агентлык белән аралашуын билгеләде. Кытай партнерлары белән цемент заводының төзелеше уңышлы булдырыла, хәзер яңа идеяләрне тормышка ашырырга вакыт.

- Бүгенге киңәшмәдә муниципаль хакимият һәм бизнес вәкилләреннән башка фәнни өлкә эшлекләре катнашты. Шулай Россиядә күп сөйләнә торган бәйләм – хакимият-бизнес-фән-җәмгыять безнең Агентлык эшендә көчле гәүдәләнеш таба. Без бүген күп проектлар карадык. Хәзер безгә аларны киләчәк инвесторлар өчен матур “төрергә” кирәк – товар нинди “тәмле” булса да, еш кына нәкъ яхшы төрү сатып алучының сайлавын билгели. Агентлык кызыксыну тудырган юнәлешләр буенча дөнья базарын тикшерүен, шулай ук продукциянең кулланучылар таләбе һәм проект чыгымының каплану вакытын анализлавын үз өстенә ала, - дип Талия Миңнуллина очрашуга аңлатма бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International