Майда Казанга Мавритания илчесе киләчәк
Россиядәге Мавритания Ислам Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сиди Мөхәмәд Ульд Талеб Амар 19-21 майда Татарстан башкаласында үтәчәк “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit – 2016” VIII Халыкара икътисади саммиты эшендә катнашачак.
Мавритания – республика. 1991 елның июлендә кабул ителгән Конституция эшли. Дәүләт башлыгы президент булып тора - Мөхәммәд ульд Абдель-Азиз, ул алты елга гомум туры тавыш бирү юлы аша сайлана һәм чиксез тапкыр сайлана ала. 2005 елның 3 августында булган хәрби перевороттан соң илне Демократия һәм гаделлек өчен Хәрби совет җитәкли.
Ике ел элек Мавритания Үзәк банкы илнең банк системасын модернизацияләү буенча куелган көч кысаларында ислам финансларын үстерү нияте турында белдерде. Шул вакытта финанс системасын модернизацияләү буенча бишьеллык программа кабул ителде.
Илдә фонд биржасы барлыкка килде, анда шулай ук ислам финанс инструментлар сатыла, берничә ислам банкы ачылды.
Мавритания һәм ССРБ (рус. СССР) арасында дипломатик мөнәсәбәтләр 1064 елның 12 июлендә урнаштырылды. Сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр, аеруча балыкчыллык өлкәсендә, чикләүче характерында тора. Шулай ук мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек үсеш ала: хәзер Россиядә Мавританиядән 400 студент белем ала.
Иң озын товар поезды Мавританиядә йөреп торуы кызык. Аның йөк нигезе – руда. Финиктан башка илдә үз җиләк-җимеш юк. Манго һәм бананнар импортлана. 1 майда бу ислам республикасында шулай ук Хезмәт көне бәйрәм ителә.