- Татарстан инвесторлары өчен рекордлы җылыту җитте. Климат яхшы. Керем рәвешендә күп явымнар көтелә. Шундый “һава торышы” “Яр Чаллы” узып китүче социаль-икътисади үсеш Территориясе аркасында мөмкин булды, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.
Әлеге территориянең резиденты булыр өчен Территориядә эшчәнлек алып бару өчен килешүне булдыруга гаризаларны карау буенча Комиссиягә үз инвестицион проектын бирергә кирәк, комиссия составына, шулай ук, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, кайбер министрлыклар һәм республиканың башка башкарма хакимият органнары вәкилләре керә. Проектлар билгеле таләпләргә туры килергә тиеш.
- Капитал керүнең минималь күләме 50 млн. сум (5 млн. сум – беренче ел эчендә), ә яңа эш урыннарының минималь саны 30 (20 – беренче ел эчендә) булырга тиеш. Керемгә киметелгән салым күләме, милеккә, җиргә салым түләүлән азат ителү, страховой түләүнең киметелгән тарифлар озак вакытка яхшы һава торышының урнашуына уңай була, - дип Талия Миңнуллина прогноз бирә.
Өстәмә мәгълүматны монда табырга мөмкин.