22 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Франция компаниясе вәкилләре белән эшлекле иртәнге аш уздырды.
Потенциаль инвестор җылыту җиһазларын җитештерүдә махсуслаша. Компаниянең инде 70 ел җитештергән газ керамик җылыту җиһазлары 65 тән артык илдә кулланыла. Бүген бизнесменнар Татарстан белән кызыксындылар.
- Татарстанда энергоэффективлык һәм ресурсларны саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Без җиңел генә уртак бәйләнеш нокталарын таптык, чөнки без бер координаталар системасында эшлибез. Тирә-юньгә сакчыл мөнәсәбәт һәм экономия ике якны да кызыксындыра. Бүгенге көнгә газ энергиясе сәнәгый һәм җитештерү булмаган мәйданнарны җылыту өчен иң эффектив һәм сакчыл булып тора, аларга Франция җиһазлары юнәлгән. Компаниянең җиһазлары елга җылылыкка 50% бюджетны кыскарта алалар, - дип Талия Миңнуллина сөйләде.
Бер көн элек Франция бизнесменнары делегациясе Татарстанның җитештерү мәйданнарында булды, «Алабуга» махсус икътисади зонасында оешмалар эше белән танышты. Эшлекле иртәнге аштан соң Агентлыкта кунакларга Татарстанның инвестицион сөйкемлелек презентациясен тәкъдим иттеләр. Якын вакытта без французларның Татарстаннан дөньяны җылытачагын беләчәкбез.