Бүген 22 мартта ТР Министрлар Кабинетында ТР премьер-министры Ильдар Халиков үткәргән “Россия – Ислам дөньясы: КазанСаммит-2016” VIII икътисади форумына әзерләнү буенча Оештыру комитетының беренче утырышы узды.
Чарада төп доклад белән Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча саммитка әзерләнү ярты ел бара инде:
- Без форумны үткәрүнең датасын билгеләдек – ул 19-21 майда “Корстон” сәүдә-мавыктыргыч кунакханә комплексы мәйданында узачак. Бу бөтен дөньядан югары кунакларны кабул итергә лаек билгеле урын, ә май – чәчәк ату периоды, ул яңа эшлекле контактларны булдыруга иң яхшы вакыт. Татарстан Президенты боерыгы буенча бу елдан чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанСаммит-2016” исемен рәсми рәвештә ала. Бөтен дөнья буенча спикерларга һәм кунакларга рәсми чакырулар юнәлде. Бүгенге көнгә чарада Ингушетия Республикасы башлыгы Юнус-Бек Евкуров, Россиядәге Катар Дәүләте илчесе Сауд Аль-Мәхмүд, РФда Палестина илчесе Фаед Халед Мустафа, Иран илчесе Мехди Санаи, тагын җиде ил дипломатлары, югары дәрәҗәдәге федераль чиновниклар, башка статуслы кунаклар катнашачак. Саммит 2016 төп темасы дөнья икътисадының яңа архитектурасы һәм Россия Федерациясе регионнарында ИХО илләренең финанс индустриясе үсешенең перспективалары буенча уртаклашу булачак. Саммит кысаларында “Хәләл” индустриясенең инвестицион һәм инновацион мөмкинлекләре: Россия һәм дөнья тәҗрибәсе” халыкара бизнес-форумы, “Россиянең инвестицион инфраструктурасы” күргәзмәсе (экспозиция макеты әзер инде), “Россия банк системасы: ислам бизнесы өчен аны ничек уңайлы ясарга” VIP-катнашучылары белән эшлекле иртәнге аш һәм башкалар планлаштырылган. Без катнашучылар санын арттыру һәм саммитның яңа дәрәҗәсе, мәйданда барлыкка килгән килешүләрдән зур эффект алырга планлаштырабыз.
Талия Миңнуллина ассызыклаганча, Агентлык 2016 елгы форумның масштабын чакырылган кунаклар географиясе һәм глобаль темалар белән зурайта. Россия һәм чит ил ММЧ киң яктыртуга зур игътибар бирелә. Ясалган эш зур резонанс барлыкка китерде, шуңа күрә форумда урыннар саны чикләнгән. kazansummit.ru сайтында регистрация үтергә өлгерегез.