26 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Акыллы акча» стартаплары һәм бизнес-проектларның беренче презентацион сессиясендә эксперт булып чыгыш ясачак.
Чара “Туган авылым” ресторан-мавыктыргыч комплексында узачак, анда Россиядән инвестицияләр өлкәсендә яшь эшмәкәрләр, белгечләр һәм инвесторлар җыелачак. Очрашуны ТР Бизнес-фәрештәләр берләшмәсе, “Бизнес Платформа” инвестицияләрне эзләү буенча федераль ресурс, KamaFlow инвестицион компаниясе һәм Интернет Инициативалар Үсеше Фонды (ИИФҮ) оештыра, алар мәйданда катнашучылар үзенең инновацион проект турында сөйләргә һәм аны тормышка ашыру өчен хосусый инвестицияләрне алырга уникаль мөмкинлек булуында ышаналар.
- Бүген һәр новатор юлында иң төп мәсьәләләрнең берсе стартап-проектлар өчен инвестицияләрне эзләү булып санала. Күз алдына китерегез: финанслау булмаудан күпме идеяләр “киштәгә” алып куелачак! Әлбәттә, һәр проект акча китерә алмый, әмма һәр яхшы уйлап һәм эшләп куелган, хисләр белән тулган проект игътибарга лаек. Шундый бизнес-сессияләр – бу, чынында, безнең киләчәккә инвестицияләр, таләп һәм тәкъдимне тоташтыручы күпер, иҗади уйлардан чынга тормышка ашыруына кадәр адым, - дип Талия Миңнуллина саный.
Чараның беренче өлешендә Интернет Инициативалар Үсеше Фонды Мәскәү экспертларыннан мастер-класс оештырылачак, аның кысаларында спикерлар инвестицияләр өлкәсендә белемнәре белән уртаклашачаклар һәм инвестицияләргә системалы карашы турында сөйләчәкләр. Чараның икенче яртысында презентацион сессия узачак, аның барышында инвесторлар һәм экспертларга инвестицияләре 3 млн. сумнан да артык булмаган күләмле 15тән артык перспектив бизнес-проект тәкъдим ителәчәк. Сессиядә катнашу өчен һәр проект алдан конкурслы сайлауны узды һәм Россия икътисады үсеше өчен инвестицион мөһимлеккә, шулай ук тулы һәм дөрес мәгълүмат булуына эксперт группа белән тикшерелде.