Партнерлык банкингы үзәген ачу 2016 елның 24 мартында Казанда узды. Бу Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Якын Көнчыгыш илләрендә кулланылган партнерлык финанслау принципларына туры килеп эшләүче Россиядә беренче банк оешмасы булып тора.
Үзәкне тантаналы рәвештә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский ачтылар. Церемониядә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнаштылар.
- Бүгенге көнгә ислам финанслау секторы дөньяда иң тиз үсеш алучы секор булып тора, һәр елны ул 15-20%ка үсә. Ислам банкингы дөньяның 400 финанс институтларында кулланыла. “Ислам үсеш банкы” статистикасы соңгы 15 елда ислам финанс активларының елга уртача 15%лы үсешкә күрсәтә, 2015 елның азагына аларның гомуми күләме 3 трлн. долларга якынлашты. Агентлык һәр елны уздыручы «КазанСаммит – 2016» икътисади саммитының төп темаларының берсе, шулай ук, ислам банкингы булды, - дип Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклады.
Проектны тормышка ашыру өчен пилотлы регион рәвештә Татарстан сайланды. Үзәкнең эше аеруча чит ил инвесторлары белән аралашуга юнәләчәк. Партнерлык банкингы Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләр гадәтләре нигезендә финанс хезмәт күрсәтү позициясеннән карала. Росссиядә проектны тормышка ашыручы кредитлы оешмалар «Татфондбанк» һәм «Татагропромбанк» булып тора.