Венчур капиталы турында күп белүчеләр Казанда җыелдылар

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

27 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина XVI Россия һәм ХI Казан венчур ярминкәләренең ачышында һәм пленар утырышында катнашты.

Чара кысаларында венчур индустриясендә алдагы катнашучылар, хакимият һәм бизнес, инвестицион фондлар, фәнни берләшмәләр вәкилләре һәм халыкара экспертлар якын елларда өлкәнең үсеш сценариясе турында сөйләштеләр. Мәсәлән, Россия регионнарында алдагы технологияләрнең үсеш перспективалары темаларның берсе булды.

Ачыш церемониясеннән кунаклар ярминкә экспозициясен карадылар, анда Татарстан инновацияләренә ярдәм күрсәтү инфраструктурасы күрсәтелде. 55 инновацион компания үз уйлап табуларын презентацияләде. 2016 ел ярминкәсендә Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Самара, Калининград һәм башка Россия шәһәрләреннән, шулай ук Бакудан (Әзербайҗан) компанияләр катнашты, индустриаль, нефть һәм газ, медицина, биотехнологик, IT-проектлар, шулай ук яңа материаллар белән шөгелләнүче стартаплар капланды. 

Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Бу 10-11 елда без озын юл үттек. Бүген Россия һәм Казан венчур ярминкәләре кысаларында оештырылган күргәзмә барышында күп кызыклы проектлар тәкъдим ителде. Алар барысы каралачак, мин хезмәткәрләремә һәм министрларга тиешле йомышларны бирдем”.

Талия Миңнуллина “Профессиональ сөйләшү. Россия венчур капиталы базарын нәрсә көтә?” секция эшендә катнашты.

Белешмә.

Казан Венчур Ярминкәсе – тематик чаралар үтүче конгресс блогы һәм инновацион компанияләр экспозициясен үзенә керткән икекомпонентлы чара. Экспозиция кысаларында компанияләр-экспонентларга киң кызыксынган җәмгыятькә һәм венчур инвесторларга үз бизнесын презентацияләү мөмкинлеге бирелә.

Россия Венчур Ярминкәсе – профессионалларның дискуссиясе, тәҗребә белән алмашу өчен халыкара платформа, киләчәк технологияләр үсешенә ярдәм итү нияте белән берләшкән “фикердәшләр клубы”, туры инвестицияләү һәм венчур капиталы индустриясенә “керү ноктасы”.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International