27 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Wellington Management һәм Goldman Sachs (АКШ) компанияләре вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрде.
Wellington Management 2000нән артык институциональ инвестор, башка компанияләрнең фондлары һәм берничә хедж-фонды портфельләре белән идарә итә. Ул дөнья базарында чимал товарлары, валюта, акцияләр һәм облигацияләргә инвестицияли. Идарә ителүче активлар суммасы – 927 млн. доллардан күбрәк.
Goldman Sachs – финанс конгломераты булган дөньяда иң зур инвестицион банкларның берсе, инвестицион банкинг, кыйммәтле кәгазьләр белән сәүдә итү, инвестицион менеджмент һәм башка финанс хезмәт белән шөгелләнә. 2015 ел азагына банкның базар капитализациясе – 77, 7 млрд. доллар. Татарстанда кунаклар аеруча "Иннополис" махсус икътисади зона белән кызыксындылар. Сөйләшүләр позитив юнәлештә узды, - дип сөйләде Талия Миңнуллина.

Wellington Management үзенең бененче офисын Лондонда 1983 елда ачты. 1990-нчы елларда компаниянең актив киңәюе башланды, 1996 елда Сингапурда, 1997 елда Токио һәм Сиднейда, 2003 елда Гонконгта һәм 2007 елда Пекинда вәкиллекләре ачылды. 2011 елда Франкфуртта (Германия), Люксембургта һәм 2014 елда Цюрихта (Швейцария) компания офисы ачылды. Бүгенге көнгә дөнья буенча барлыгы 13 офис ачылды, ә фирма клиентларының яшәү географиясе – 50 дән артык ил.
Goldman Sachs – 2008 елга кадәр инвестицион эшчәнлеккә акцент ясаган эре коммерция банкы. Компаниягә 1869 елда Нью-Йорк фонд базарында үзен күрсәтергә теләгән финансист нигез салды. «Goldman Sachs» 20 гасыр башына инде яңа барлыкка килгән IPO базарында төп катнашучыга әйләнде, ә 2014 елга Microsoft, Yahoo, Ford, GE һәм башка IPOларда катнашты. Банк капитализациясе 78 млрд. долларга җитте, «Goldman Sachs» шулай ук «Burger King» танылган тиз ашау челтәренең өчтән бер акцияләренә ия. Россиядә вәкиллек 1998 елдан эшли, ун елдан соң 1,5 миллиардтан күбрәк сум устав капиталы булып, ил территориясендә банк эшчәнлегенә лицензия белән «Goldman Sachs Bank» эшли башлады. Эшчәнлек кыйммәтле кәгазьләр базарында («Goldman Sachs» брокер һәм дилер булып эшли), биржа сәүдәсендә, активлар белән идарә итү һәм банк операцияләрне үткәрүдә үсә.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: