Татарстан инвесторларына уңайлы

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

28 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ремек белән очрашуда катнашты.

Югары кунак визиты “Казан – Прага – Казан” туры авиаэлемтә ачышына багышланды. Рейсларны Чехиянең милли авиа йөртүчесе -  Czech Airlines ясачак, аның беренче пассажирлары юлга 28 апрельдә чыгачак.

Владимир Ремек билгеләгәнчә, Казан һәм Прага арасында туры рейсларны ачу туристик агымы һәм эшлекле активлык үсешенә ярдәм итәчәк.

- Czech Airlines Чехия авиа йөртүчесе бер ел вакытлыча туктап торудан соң, Прагадан Казанга рейсларны яңартты.

Шул вакыйгага багышлап, Татарстан башкаласында бүген иртән килгән Чехия самолеты су атакасы белән каршы алдылар. Бу моменттан Прагадан Казанга самолетлар дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрен, ә кире юнәлештә – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрен очачак. Инвесторлар өчен уңайлы, - дип Талия Миңнуллина аңлатма бирә.

Czech Airlines Европада иң борынгы авиакомпанияләрнең берсе, ул 1923 елдан эшли. Компания 23 самолетны эксплуатациядә тота. Ул SkyTeam альянсына керә. Шулай, күп Татарстанлылар өчен якын булган Прагага кадәр юл бик якын була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International