2016 елның 10 маенда "Россия-Ислам дөньясы: Kazansummit" VIII Халыкара икътисади саммитын үткәрү һәм аңа әзерләнү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.
Чара Казанда 2016 елның 19-21 маенда узачак. Саммитның максаты Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту булып тора.

Казандагы саммитына әзерләнү кысаларында булган хәл турында Оештыру комитетының сәркатибы Талия Миңнуллина сөйләде. Аның сүзләре буенча, бүген реистрациянең актив фазасы башлана: һәр көнне катнашучылар саны якынча 50 кешегә арта бара. Регистрацияләнгән катнашучыларның барлык саны 886 кеше тәшкиш итә инде, бу узган елга караганда 4 тапкыр артык. Чара региональ дәрәҗәдән зуррак һәм аны федераль генә түгел, ә халыкара чара дип әйтергә була.

"Саммитта 20 төрле диломатик миссияләр башлыклары, ИХО илләре министрлыкларының 12 вәкиле, Россия субъектларының башлыклары (Төньяк Осетия һәм Ингушетия), 5 РФ Дәүләт Думасы депутаты, 6 Федерация Советы әгъзасы саммит катнашучылары арасында булачак. Барлык саммитта 20 Россия регионы тәкъдим ителәчәк. Ислам үсеш банкының аерым делегациясе булачак", - дип әйтте Талия Миңнуллина.

Агентлык җитәкчесе саммитның генераль партнеры Татнефть, ә төп мәгълүмати партнеры ИТАР-ТАСС булуын билгеләде. Чараның партнерлары арасында шулай ук Россия Сбербанкы, Ак Барс Банкы, Татфондбанк һәм Россия почтасы булып тора.
Саммитның һәр секциясе оештыручылар-партнерлар белән бергә әзерләнде. Шулар арасында Россия Сбербанкы, Россия Чит ил эшләре министрлыгы, ИҮАМА (рус. НААИР), Эшлекле Россия, ИТАР-ТАСС һәм башкалар бар.
Саммит катнашучылары өчен күргәзмә экспозициясе эшләчәк, шулай ук азык-төлек хәләл-продукциясе презентацияләнәчәк.
ММЧ вәкилләре өчен РБК белән бергә медиа-үзәк эше оештырылачак.
"Россия-Ислам дөньясы: Kazansummit" VIII Халыкара икътисади саммиты барышында мөһим килешүләргә һәм меморандумнарга кул кую көтелә.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: