Татарстан һәм БГЭ мөнәсәбәтләре яңа дәрәҗәгә чыгалар

2016 елның 13 мае, җомга

Апрельдә генә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе составында Дубаида VI еллык инвестицион форумында (Annual Investment Meeting - AIM-2016) катнашты, анда ул Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итте. Һәм менә бер айдан соң Берләшкән Гарәп Эмиратларыннан күпсанлы югары дәрәҗәле кунаклар делегациясе җаваплы визит белән килде. Делегация составында БГЭ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Омар Саиф Гобаш, БГЭ Икътисад министрының урынбасары Абдулла Аль Салех һәм Еллык Дубай күргәзмәсенең Президенты Давуд Аль Шезави бар. Гарәп Эмиратлары вәкилләре Казанда 19-21 майда “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit – 2016” VIII Халыкара икътисади форумы эшендә катнашу өчен киләчәкләр.

Абдулла Аль Салех

Саммитта катнашудан башка визит барышында Президент Администрациясе һәм Хөкүмәт, канунчылык хакимияте, эре республика һәм федераль бизнес структуралар вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.

Гарәп Эмиратлары KazanSummit форумында Эмиратларда электрэнергия һәм су белән төп тәэмин итүчесе булган Dewa (Dubai Electricity and Water Authority) компаниясенең стендын күрсәтәчәкләр. Гарәп компаниясенең эшчеләр саны 52 милләтле 9675 кеше тәшкил итә. Җитештерү күәтләре 9656 МВт һәм 1,8 млн. куб м су тәшкил итә.

Давуд Аль Шезави

Талия Миңнуллина фикере буенча, Татарстан һәм БГЭ мөнәсәбәтләре яңа дәрәҗәгә чыга алалар. “Бүген бездә Татарстан-Эмиратлар мөнәсәбәтләре махсус, өстенлекле характердагы мөнәсәбәтләргә ия дип әйтергә бөтен алшартлар бар, һәм аларны партнерлыкның яңа дәрәҗәгә күчерергә нигезләр бар”, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе белдерде.

Омар Саиф Гобаш

Татарстан өчен Гарәп Эмиратлары – мөһим перспективалы партнер, аның белән мөнәсәбәтләре соңгы елларда яхшы үсеш ала дип билгеләде. Ирешкән дәрәҗәне ныгытырга гына түгел, әмма бөтен өлкәләрдә – икътисади, инвестицион, мәдәни өлкәләрдә аралашуны үстерергә кирәк.

“Бу мөнәсәбәтләрне сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күчерү өчен ике як сәяси җитәкчелегенең кызыксыну булуы мөһим. Без шул юнәлештә күп көч куябыз”, - дип ассызыклады.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International