Татарстан һәм Австрия мөнәсәбәтләрне ныгыталар

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

Австрия-Россия дуслык җәмгыятенең генераль сәркатибы Флориан Стерманн җитәкләгән Австрия-Россия дуслык җәмгыятенең вәкилләре Казанга эшлекле визит белән килделәр.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев Президент Рөстәм Миңнехановның Австрия-Россия дуслык җәмгыяте делегациясе белән очрашуында катнашты.

Кунакларны сәламләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Австрия җитәкчелегенә 2016 елның маенда Татарстан Республикасы делегациясенең Венага визиты вакытында күрсәтелгән җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан и Австрия укрепляют отношения

Гомумән алганда, Татарстан Президенты фикере буенча, бүген Россия регионы буларак Татарстан Республикасы һәм Австрия арасында бизнес, бердәм эшханәләрне булдыру, шулай ук мәдәни, фәнни, мәгариф алмашуы һәм туризм өлкәсендә контактларны үстерергә һәм ныгытырга мөһим.

Татарстан и Австрия укрепляют отношения

Очрашу барышында Австрия-Россия дуслык җәмгыятенең генераль сәркатибы Флориан Стерманн делегациягә Казанда күрсәтелгән җылы кабу итү өчен шулай ук рәхмәтләде һәм Татарстан һәм Австриянең мөнәсәбәтләре ныгачак дип ышанычлык белдерде. Монда эшмәкәрлек һәм эшлекле хезмәттәшлек тә керә.

Татарстан и Австрия укрепляют отношения

“Күптән түгел без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәклеге астында Венага визит белән килдек. Бу югары нәтиҗәле, очрашуларга һәм сөйләшүләргә бай сәфәр булды. Электр станцияләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате өчен җиһаз җитештергән “Берч” компаниясе белән очраштык. Янгын сүндерү машиналары өчен кузовларны җитештерүче компания белән очрашу узды. Алар республика территориясендә җитештерүне урнаштыруда кызыксынуын һәм безнең КАМАЗ белән хезмәттәшлек итү теләген белдерделәр. Моннан башка, химия һәм нефтехимия сәнәгате өлкәсендә тулы заводларны проектлау һәм урнаштыру белән шөгелләнүче компания вәкилләре белән очраштык. Эшкәртү технологияләре, калдыкларны утилизацияләү һәм эшкәртү продуктларын яндыру аша җылылык энергиясен чыгару утилизацияләү, девелопер проектлары белән шөгелләнүче компания белән сөйләштек. Алар Татарстан территориясендә агач эшкәртү, төзелеш һәм эл хуҗалыгы проектларына инвестицияләүдә кызыксыну белдерделәр һәм хәзер без инвестицион тәкъдимнәр белән пакетларны әзерлибез”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде. – Санкцияләргә карамастан Австрия хәзер Татарстан аша Россия белән мөнәсәбәтләрне яхшыртуда актив эшли дип әйтергә була. Без эшлекле элемтәләне ныгытуда кызыксынабыз һәм аларга ярдәм күрсәтәбез”.

Бүгенге очрашу нәтиҗәсендә аралашу өчен юнәлешләр һәм аерым мәсьәләләрне карау өчен эшлекле группаны булдырырга карар иттек.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International