“Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Берләшкән шәһәрләр һәм урынлы хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының Башкарма бюросының утырышында бүгенге шәһәрләр үсеше һәм урынлы хакимият эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алышу өчен дөньяның 97 шәһәреннән 200дән артык вәкил җыелды (Executive Bureau of UCLG). Чарада Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советының рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан шәһәренең башлыгы - Евразия бүлегенең президенты һәм БШУХ сопрезиденты Ильсур Метшин, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре, БШУХ генераль сәркатибе Джозеф Ройг, Виктория шәһәренең башлыгы – БШУХ сопрезиденты Жаклин Мусташ-Бель, профессор, икътисадчы, креатив класс теориясенең авторы Ричард Флорида һәм башкалар катнашалар.
Казанда ачу тантанасында Европа, Азия, Африка шәһәрләренең башлыклары, фәнни институтлар һәм бизнес-компанияләр җитәкчеләре, әйдәп баручы икътисадчылар, урбанистлар, бөтеньдөнья транспортниклары җыелды, алар арасында Хосе Асебильо, Вукан Вучик, Ричард Флорида, Михаил Блинкин һәм башка рәсми кешеләр.

Казан башлыгы Ильсур Метшин, утырышны ачканда, Татарстан Республикасының башкаласы Евразия регионында БШУХ Бөтендөнья оешмасының устав чарасын кабул итүче беренче шәһәр булуын ассызыклады. “Монда җыелган барлык кешеләрнең тәҗрибәсе бик кыйммәтле һәм кабатланмас, – дип әйтте. – Эшебез нәтиҗәле һәм истә калырлык булачак дип ышанам”.
Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, “Берләшкән шәһәрләр һәм урынлы хакимиятләр” оешмасының абруйлы һәм киң танылган булуын билгеләп үтте.

“Татарстан яңадан мөһим федераль һәм халыкара чаралар уздыру мәйданына әйләнә, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина аңлатма бирде. – БШУХ утырышыннан башка бу көннәрдә Татарстан башкаласында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күренеш группасы утырышы уза, үткән атнада гына Казан сигезенче Kazansummit 2016 Халыкара икътисади форумын кабул итте. Татарстан тарихта күптәннән барлыкка килгән көнбатыш һәм көнчыгышны берләштерү миссиясен дәвам итә. Икътисади яктан да, сәяси фикерләргә нигезләнгән билгеле авырлыкларга карамастан, без халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытуга аерым игътибар итәбез, шул рәвешле диалог һәм хезмәттәшлеккә шартлар тудырабыз”.
25 - 28 майда Казанда БШУХ Башкарма бюросы - БМОга кушылган урынлы хакимиятләрнең бердәнбер оешмасының иң мөһим утырышы уза. Беренче тапкыр оешманың Башкарма бюросының утырышы Россия территориясендә узачак.

Үткәрү хокукын Казан 2015 елда Порт-Алегрида яулап алды – шәһәрне БШУХ президенты, Истанбул мэры Кадыйр Топбаш һәм региональ бүлекләрнең башлыклары якладылар.
БШУХ – зур шәһәрләрдә эш алып баручы ассоциацияләр, берлекләр, муниципалитетларны берләштерүче халыкара оешмасы. Ул 2004 елда эшен башлады һәм хәзерге вавытта 1000нән артык шәһәрне берләштерә. БШУХ составына җиде региональ бүлек керә. Казанда оешманың Евразия бүлегенең штаб-квартирасы урнашкан.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: