Татарстан - Россия инвесторлары өчен иң сөйкемле регион

2016 елның 3 июне, җомга

Татарстан Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) һәм «Медиалогия» компаниясе әзерләгән Россия Федерациясе регионнарының инвестицион сөйкемлелек медиарейтингында беренче урынны алды.

Республика тарафыннан – традицион банк эшчәнлегенә альтернатив булган ислам икътисади принципларын үткәрүче финанслау ысуллары - Россиядә ислам банкингын кертү буенча Россия Үзәк банкы һәм Татарстан Хөкүмәте барлыкка китергән “юл картасы”н булдыру сәбәпле лидерлыкны яулады.

Рейтингның икенче һәм өченче урыннарында Кырым һәм Диңгез буе крае урнаштылар. Беренче бишлеккә шулай ук Чиләбе белән Тула өлкәләре керделәр. Россия регионнары урыннарының медиарейтингта урнашуы яз уртасында регионнарда үткән зур вакыйгалар һәм инвестиция белән эш өлкәсендәге климатны яхшыртуга багышланган инициативалар белән бәйләнгән.

Регионнарның инвестицион сөйкемлелек медиарейтингы РФ субъектларындагы инвестицион климат хәленең Милли рейтингы кысаларында информацион продукт рәвешендә барлыкка килде, аның факторлары һәм күпчелек күрсәткечләрен чагылдыра. Ул инвестиция һәм эшлекле климатны яхшырту белән бәйләнгән уңышларны яктырту өчен регионнарны дәлилләүгә юнәлгән.

“Бөтен Россия регионнары арасында Татарстан инвесторлар өчен иң сөйкемле регион. Президент Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт эшчәнлеге, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы эше һәм республикада тормышка ашырылучы берничә проект безгә инвестицион климат хәле буенча Россия регионнарының ТОПында хаклы беренчелекне яуларга булыштылар, - дип билгеләде Талия Миңнуллина. – Рейтингны төзегәндә, актуаль күрсәткечләр контекстында регионнарның искә төшерелүе хисапка алынды. Рейтинг якынча 31,5 мең чыганак, шул исәптән телевидение, радио, газета, журнал, информацион агентлык һәм интернет-басмалардан торган массакүләм мәгълүмат чаралар базасы нигезендә төзелгән. Татарстан Россия базарына керүнең төп ноктасы!”.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International