16 июньдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе республика делегациясенең Петербург халыкара икътисадый форумына эшлекле сәфәр кысаларында Президент Рөстәм Миңнехановның Россиядәге MSD (Merck Sharp & Dohme, USA) компаниясенең президент урынбасары һәм генераль директоры Леонардо Сантарелли белән очрашуында катнашты. Иртәнге очрашуда шулай ук Россиядәге MSD компаниясенең тышкы элемтәләр һәм базарга препаратларны чыгару буенча департамент директоры Сергей Зверев катнашты.
Россиядәге MSD компаниясе бүлеге «МСД Фармасьютикалс» ҖЧҖ фармацевтика компанияләре арасында 2015 елда башлап җибәрелгән халыкара күп үзәкле клиник тикшеренүләр саны буенча өченче урында тора. Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы ЮПБ ДБМУ “Казан дәүләт медицина университеты” базасында хәзерге моментта 9 клиник тикшеренү үткәрелә. Компания йөрәк-кан тамырлары авырулары, диабет, сулыш авырулары һәм иммунология, йогышлы авырулар, яман шеш авырулары, неврология һәм офтальмология өлкәсендә яңа дару препаратлары эшләп чыгара.
.jpg)
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы фәнни-мәгариф хезмәттәшлекне үстерү максатыннан MSD, Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы ЮПБ ДБМУ “Казан дәүләт медицина университеты” һәм Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы ӨПБ ДБМУ “Казан дәүләт медицина академиясы” белән бергә эпидемиологик куркынычсызлык позициясеннән медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфат мониторингы программасын эшләп чыгарырга планлаштыра.
Киләчәктә клиник тикшеренүләр өлкәсендә партнерлык үсеше кысаларында «МСД Фармасьютикалс» һәм Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы ЮПБ ДБМУ “Казан дәүләт медицина университеты” арасында клиник тикшеренүләрне өстенлекле рәвештә үткәрү буенча килешүгә кул кую планлаштырылган.
.jpg)
“Европада һәм АКШта эре медицина университетлары белән хезмәттәшлек итеп, Россиянең алдынгы югары уку йортларында дипломнан соң белем алуны үстерү практикасына ия булган килеш, МСД Фармасьютикалс Казан дәүләт медицина университеты базасында медицина өлкәсендә фәнни экспертизаны һәм компетенцияләрне үстерүгә юнәлгән проектлар тәкъдим итә. Татарстан Республикасында кадрлар потенциалын ныгыту проекларның максаты булып тора”, - билгеләде Талия Миңнуллина.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: