Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашуы белән Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядәге Кытай эшмәкәрләре берлеге Президенты Цай Гуйжу ханым белән очрашуы Санкт-Петербургта республика делегациясенең ПХИФ – 2016 Петербург халыкара икътисадый форумына эшлекле сәфәр барышында узды.
Кытай эшмәкәрләре берлеге, ике илнең мөнәсәбәтләре тарихында беренче үзен-үзе тәртипкә салучы Кытай оешмасы буларак, Кытай сәүдә Министрлыгы карары һәм Россия Федерациясенең юстиция министрлыгында регистрацияләү нигезендә 2006 елның 15 апрелендә барлыкка килә. Бүгенге көндә Россиядәге Кытай эшмәкәрләре берлеге тарафыннан федераль хакимият әгъзалары белән стабиль элемтәләр урнаштырылган, Берлек әгъзаларының законлы хокукларын саклау өчен мөһим нигезләр салынган. Кытай оешмасы базарны актив рәвештә өйрәнә, сәүдә-икътисади һәм инвестицион өлкәләрдә хезмәт күрсәтә, Кытай оешмаларының эшчәнлегенә юнәлеш бирә һәм Россия территориясендә аларга кирәкле ярдәм һәм хезмәттәшлек күрсәтә.

Эшлекле очрашу барышында яклар берничә юнәлеш буенча үзара табышлы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар, шулай ук танышу һәм Кытай компанияләре һәм эшмәкәрләре белән эшлекле элемтәләр урнаштыру максатыннан 2016 елның 3 кварталында Татарстан делегациясенең Кытай Халык Республикасына визитын планлаштырдылар.
Кытай Халык Республикасы - безнең стратегик партнер белән эшлекле элемтәләрне үстерү Татарстан Республикасының тышкы икътисадый приоритетларына керә. Без чималдан ясалмаган сәнәгать белән бәйләнмәгән беренче Россия-Кытай бердәм проектына әйләнгән Кытайда югары технологияле зур көнкүреш техникасы җитештерүче иң зур булган Haier компаниясенең беренче үз сәнәгатен быел гына ачтык. Шулай ук, техника җитештерү буенча заводлар төзү турында тагын берничә компания белән сөйләшүләр алып барыла. Хәзер алар Россиядә, аерым алганда Чаллыда, мөмкин булган проектлар турында уртаклашалар, - дип билгеләде Талия Миңнуллина. – Барлыкка килгән икътисади шартларда Татарстан һәм Кытай арасында иң яхшы аралашу вариантларын табу турында актив диалог алып барыла.
Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: